Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

25нче ноябрь – Россиядә гармунчылар көне

Гармунның тарихын беләсеңме?

Яңгырашы, уйнау алымнары белән барлык уен коралларыннан аерылып торган гармуннар Россиядә 1830 елларда пәйда була. Татарлар аны ясауны беренчеләрдән булып үзләштерә башлый. Һәм бу уен коралына үзенчәлекле яңгыраш та бирәләр.

Ба­ян – гар­мун­нан соң бар­лык­ка ки­лә. Без аны авыл мәҗ­лес­лә­рен­дә, кич уты­ру­лар­да, про­фес­си­о­наль сәх­нә­дә, кон­курс­лар­да да кү­рә ала­быз. Ба­ян­ның мон­дый по­пу­ляр­лы­гы аның «ба­ба­сы» – гар­мун­нан ки­лә­дер. Та­тар ха­лык­ның кү­ре­нек­ле ба­ян­чы­ла­ры − Фәй­зул­ла Ту­и­шев, Рә­ис Са­фиул­лин, Иль­яс Шә­ри­пов, Рәгъ­де Ха­ли­тов, Марс Ма­ка­ров һәм баш­ка­лар.


***
Моң иленең затлы асылташы,
Татар йорты күрке, бизәге.
Уйната да, елата да гармун –
Ул халкымның җаны, йөрәге.

Берләштерә, көен отып алсаң,
Төймәләрен тоеп уйнатсаң.
Мәңгелеккә ятим калырсың күк,
Шушы гармун моңын югалтсаң.

Гармун белән сузган җыр башка ул,
Гармун теле – гүя үз телем.
Яңгырасын җирдә гармун чыңы,
Гел уйнасын гармун үз көем!

***
Уйнагыз, гармуннар, тынмагыз,
Тыңлагыз, кешеләр, тыңлагыз.
Уйнасын гармуны халкымның,
Сүнмәсен рухында ялкыны.

Шул гармун кайгыда кул сузды,
Шул гармун шатлыкта дус булды.
Үзгәрде заман дип акланма,
Һәркемнең гармуны саклана.

Һәркемнең көй сорый күңеле,
Һәркемнең моңлы җыр гомере.
Уйнагыз, гармуннар, уйнагыз,
Уйнагыз, гармуннар, тынмагыз.

Булат Ибраһим

«Балачакта минем дә хыялларым бар иде. Шул хыялларның берсе – гармунчы булу иде» (хикәя) 

Гармун белән сугышка...

Гармунчы аю белән җырчы маймыл

Гармунчы «КВН»чы

Гар­мун­чы­ны кыз­лар яра­та!

Өй түрендә Госман бабамның истәлеге –тальян гармун тора.

Әткәй гармун уйный (Айрат Суфиянов)

Максим Кашапов: «Гармунда уйнарга үзем өйрәндем»

«Таныш булыйк: гармунчы мин!»

"Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып!"

Ибраһим Вәлиев: «Виртуоз баянчы буласым килә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев