Гармун белән сугышка...
Дәһшәтле сугыш еллары безнең авылны да читләтеп үтми. Яшь ир-егетләр бер-бер артлы сугышка китә. Алар арасында безнең Гаяз бабабыз да була.
Минем бабам Сөләйманов Гаяз Сөләйман улы 1911 елда Түбән Абдул авылында крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ул кечкенәдән гармун уйнарга өйрәнә. Сөләйманнар нәселе Түбән Абдул һәм Елховой авылларында гармунчылар буларак дан тоткан. Гармунчы егет үзенең тормыш юлдашын Ормышлы авылында очрата. Минсафа әби белән алар дүрт бала тәрбиялиләр. Ләкин ул чорда балалар үлеме гадәти күренеш булган. Аларның да ике баласы бик яшьли дөнья куя, минем әбием Гөлсинә һәм аның энесе Габдерәшит кенә гомерле була.
Дәһшәтле сугыш еллары безнең авылны да читләтеп үтми. Яшь ир-егетләр бер-бер артлы сугышка китә. Алар арасында безнең Гаяз бабабыз да була. Култык астына гармунын кыстырып, ул да сугышка китә.
Әбием сөйләгәннәрдән: «Әтием разведчик булып хезмәт иткән. Чираттагы разведка вакытында «тел» алып кайта. Шуның өчен аңа ун көнлек ял бирәләр. Шул кыска гына ялына кайткач, мин аның тезенә менеп утырдым, күкрәгендәге медальләрен тотып-тотып карадым». Әмма бу очрашуны бабамның якыннары белән соңгы тапкыр күрешүе икәнлеген ул вакытта берсе дә белмәгәндер.
1944 елда ул һәлак була. Аның кайда күмелүен дә белмәгәннәр. Әбием, Сөләйманова Гөлсинә Гаяз кызы, «Хәтер» китабы чыгу хәбәрен ишеткәч, эзләнү эшләренә керешә. Мәскәүдә чыга торган «Комсомольская правда» газетасы редакциясенә хат яза. Җавап озак көттерми. Гаяз бабабызның һәлак булган, җирләнгән урынын хәбәр итәләр.
Нәкъ шул елларда әнием Гөлнарның Дамир абыйсы бабам җирләнгән тирәләрдә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Гөлсинә әбием әтисенең энесе Харис белән Гаяз бабай күмелгән урынга, Латвиянең Добеле районы Ауцев өязе Скуяс авылындагы туганнар каберлегенә юл тота. Дамир абыйга да үзенең командованиясе белән бергә мемориаль комплекска барып, чәчәкләр салу бәхете насыйп була. Мемориаль тактада 3923 Совет хәрбиенең исеме язылган.
Зилә Девяткина, Елховой урта мәктәбе, 5 нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев