Көмеш кыңгырау

Телефонга төшермибез, интернетка куймыйбыз...

Ма­лай­лар, кыз­лар ара­сын­да конф­ликт­лар чык­ка­лап то­ра бит ин­де ул, әйе­ме, су­гы­шып та кит­кә­ли­ләр. Алар­ны ка­рап тор­ган ип­тәш­лә­ре кы­зык итеп те­ле­фон­га тө­ше­рә дә ин­тер­нет­ка ку­яр­га ашы­га.

Ан­на­ры олы­лар игъ­ти­бар итә ин­де, ки­тә та­выш. Ә син үзең ни­чек ки­рәк дип уй­лый­сың? Ип­тәш­лә­рең ара­сын­да аң­ла­шыл­мау­чан­лык чык­са, ниш­ләр идең? Го­му­мән, сез­нең мәк­тәп­тә ан­дый хәл­ләр бу­ла­мы?

 

 

***

Әл­бәт­тә, ви­де­о­га тө­ше­реп, ин­тер­нет­ка ку­яр­га ки­рәк­ми. Ә ка­рап тор­ган ип­тәш­лә­ре чык­кан конф­ликт­ны чи­шәр­гә ты­ры­шыр­га ти­еш.

Дус­ла­рым үз­лә­ре конф­ликт­ны бе­те­рә ал­ма­са, мин, аң­ла­тып, проб­ле­ма­ны чи­шәр­гә ты­ры­шыр идем. Без­нең мәк­тәп­тә конф­ликт­ны ви­де­о­га те­ше­реп ку­ю­ның бул­га­ны юк, ә проб­ле­ма­лар чык­са, без алар­ны, үза­ра аң­ла­шып, чи­шәр­гә ты­ры­ша­быз.

Ка­ми­лә Вә­ли­е­ва, Апас ра­йо­ны, Ка­ра­тун мәк­тә­бе.

Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез

 

***

Әгәр дә ми­нем ип­тәш­лә­рем ара­сын­да та­выш чык­са, мин алар­ны бер-бер­сен­нән ае­рып ты­ныч­лан­ды­рыр идем. Һәм юк-бар­га та­выш чы­га­рыр­га ки­рәк­мә­гә­нен ан­ла­тыр идем. Без­нең мәк­тәп­тә дә мон­дый хәл­ләр бул­га­лый.

Рәй­ха­нә Хә­би­бул­ли­на, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Чал­лы Ба­шы мәк­тә­бе.

Кеше тормышында башка кешеләр белән аралашу (үзара бәйләнеш) иң мөһим әйберләрнең берсе.

 

***

Та­выш чык­са, мин кы­сы­лыр­га ярат­мыйм, го­му­мән, та­выш чык­кан­ны, бә­хәс­лә­шү­не җа­ным сөй­ми. Бе­рәр нәр­сә ки­леп чык­са, уку­чы­лар баш­та үза­ра конф­ликт­ла­рын чи­шә, чи­шеп бул­ма­са, укы­ту­чы апа­га әй­тә­ләр, ан­на­ры ур­так фи­кер­гә ки­лә­ләр. Бә­хәс­ләр су­гы­шу­га ук ба­рып җит­ми, га­дәт­тә, та­выш­тан уз­мый.

Ди­а­на Фәр­хет­ди­но­ва, Әл­мәт шә­һә­ре, 1нче гим­на­зия.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күпчелек очракта уйлап чыгарылган могҗизалы әкияти дөньяда яшиләр.

***

1нче класс­ка ма­лай­лар һәм кыз­лар конф­ликт­лар­ны үз­лә­ре чи­шә ал­мый­лар әле. Га­дәт­тә, кеч­ке­нә ба­ла­лар­га укы­ту­чы яр­дәм итә, мә­сә­лән, конф­ликт­ны кы­зык, мә­зәк­кә әй­лән­де­рер­гә мөм­кин.

Ә ин­де ур­та класс­лар­да, ми­нем­чә, һәр­ва­кыт үза­ра сөй­лә­шер­гә ки­рәк. Ара­ла­шу­да ике як­ны да ка­нә­гать­лән­де­рә тор­ган җа­вап та­бы­лыр­га мөм­кин.

Зур класс­лар­да да ма­лай­лар бе­лән кыз­лар ара­сын­да конф­ликт­лар бул­га­лый. Алар­ның төп мак­са­ты – үз-үзең­не рас­лау. Му­зы­ка, бию, рә­сем бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр һәр­кем­дә дә бу­ла тор­ган яшүс­мер­лек чо­рын жи­ңел­рәк ки­че­рә­ләр.

Әл­бәт­тә, дус­тың­ны рән­жет­сә­ләр, чит­тә ге­нә ка­лыр­га ки­рәк­ми, бер­дәм фи­кер­гә ки­лер­гә ты­ры­шыр­га ки­рәк.

Илү­зә Са­би­ро­ва, Ка­зан.

Тән ярасы да, җан ярасы да дәвалауга мохтаҗ

***

Юк, мин үзем­нең ип­тәш­лә­рем ара­сын­да та­выш чык­са да, алар­ны тө­ше­реп ин­тер­нет­ка куй­ма­я­чак­мын. Аны бө­тен ке­ше кү­рер­гә ти­еш тү­гел, дип уй­лыйм. Мәк­тәп­тә бе­рәр нәр­сә ки­леп чык­са, укы­ту­чы апа­быз яны­на ба­ра­быз иң бе­рен­че.

Ки­рилл Спич­ков, Ка­зан.

Баланы акыллы һәм тәрбияле итеп үстерү… Һәр әти-әнидә була торган гадәти теләк бу.

 

Конф­ликт су­гы­шу­га ба­рып җит­сә, мин кы­сы­лам. Бу хәл­не те­ле­фон­га тө­ше­рү­че­ләр­гә ки­сә­тү ясыйм. Тың­ла­ма­са, те­ле­фо­нын бө­тен­ләй алып ку­ям. Мин мон­дый си­ту­а­ци­я­ләр­гә бик си­рәк элә­гәм, әл­бәт­тә. Эләк­сәм дә, бә­хәс­не сүз­ләр бе­лән чи­шәр­гә ты­ры­шам.

Шә­фә­гать Ра­я­нов, Әл­мәт шә­һә­ре.

Иң мө­һи­ме – мәк­тәп­кә ях­шы кә­еф бе­лән ба­ру

***

Ке­ше рөх­сәт бир­мә­сә, аны те­ле­фон­га тө­ше­рер­гә һәм ин­тер­нет­ка ку­яр­га яра­мый. 

Эли­за Иди­я­тул­ли­на, Әл­мәт шә­һә­ре.

***

Без­нең сый­ныф ан­дый тү­гел. Лә­кин мон­дый оч­рак­та, әл­бәт­тә, нәр­сә­гә ин­тер­нет­ка ку­яр­га ин­де, ә!? Су­гыш­саң, аны бө­тен Та­тарс­тан­га чы­га­рыр­га яра­мый ин­де. Ә үзем га­еп­ле бул­сам, ип­тә­шем­нән га­фу үте­нер идем.

Ал­си­нә Шә­рә­фет­ди­но­ва, Буа.

Гаиләнең ныклыгы да дүрт «таш»ка бәйле.

 

Юри­дик бе­леш­мә

РФ Граж­дан­нар Ко­дек­сы­ның 152нче стать­я­сы бу­ен­ча, ке­ше­нең фо­то­су­рәт­лә­рен, ул бул­ган ви­део­яз­ма­лар­ны һәм ул су­рәт­лән­гән сән­гать әсәр­лә­рен, аның рөх­сә­те бе­лән кул­ла­ныр­га һәм та­ра­тыр­га бу­ла.

«Ул, минем янга килеп җиткәч, кинәт кенә сөрлеккәндәй итте. Миңа танышыр өчен шул гына кирәк тә!» - бер мәхәббәт тарихы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: