Көмеш кыңгырау

Бәхәсле балалар

Кеше тормышында башка кешеләр белән аралашу (үзара бәйләнеш) иң мөһим әйберләрнең берсе. 

Бары тик  аралашу гына шатлыклы яисә борчулы, әмма әһәмиятле нечкә кичерешләр тудыра ала. Башка кешеләр белән аралашу күбесенчә шәхеснең әхлакый бәясен билгели.

Безнең уй-фикеребезчә, яхшы кеше ул – мөлаем аралашуга сәләтле, яхшы, ачык, ярдәмчел кеше. Башка кешеләргә карата мөнәсәбәт балачакта туа һәм интенсив рәвештә үсә. Кешеләргә булган мөнәсәбәтнең барлыкка килүендә төп мөхит булып яшьтәшләр, үзеңә тиң кешеләр белән аралашу тора.

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, мәктәп яшенә килеп җиткәндә балаларда яшьтәшләренә карата билгеле бер мөнәсәбәт урнаша, ул норматив аралашуга, килешүгә яисә бәхәсле, авыр аралашуга корыла. Балалар арасындагы бәхәсләр авыр кичерешләр - үпкә, көнчелек, усаллык, бер-береңне күрә алмау тудырырга мөмкин. 

Соңыннан бу балаларның кичерешләре олы кешенең эчке яисә җитди аралашу проблемаларының чыганагына әйләнергә мөмкин. Башка кешеләр белән беренче аралашу тәҗрибәсе соңыннан баланың шәхес булып үсешенең нигезе булып тора. Бу беренче тәҗрибә күбесенчә кешенең үззиһенләвенең үзенчәлекләрен, дөньяга карашын, үз-үзен тотышын, кеше арасында үзен ничек хис итүен билгели. Күпчелек башка кешеләр яисә шәхеснең үз-үзе белән булган бәхәсләрнең башлангычы балачак белән бәйле булып чыга.

Балалар арасында килеп чыккан бәхәсләр төрле сәбәпләр аркасында: уенда катнашу, катнашмау, уенчылар саны аркасында, уенчыклар, уенның сюжеты, кагыйдәсе, уен кагыйдәләре, һ.б. сәбәпләр аркасында булырга мөмкин.

Балаларның бәхәсләре 2 төрле була: бәхәс-гамәл, бәхәс-сәбәп.

Теоретиклар фикере буенча, бәхәс ике юнәлешле була: эчке һәм тышкы.

Тышкы бәхәсләр балаларда бердәм эшчәнлек һәм аралашу вакытында килеп чыккан каршылыклар аркасында барлыкка килә. Алар вакытлыча, ситуатив характерлы булалар һәм аларны балалар үзләре дөреслек кагыйдәләре буенча мөстәкыйль рәвештә чишә алалар.

Бәхәсләрнең кешеләргә файдасы да бар: балалар бәхәсне мөстәкыйль рәвештә чишәргә, үз өсләренә җаваплылык алырга өйрәнәләр, димәк, ул җаваплылыкка, мөстәкыйль булырга өйрәтә.

Эчке бәхәс күп очракта күзәтү белән генә ачыкланмый. Бу конфликт эшчәнлек белән бәйле, иптәшләренең соравы һәм баланың мөмкинлеге арасында килеп чыккан каршылыклар аркасында барлыкка килә. Эчке каршылыклар зурларсыз чишелми. Алар аркасында баланың эчке дөньясы кысыла, балага шәхес булып формалашуда тискәре йогынты ясый.

Бәхәсне физик көч белән, кайвакыт куркыту, шантаж, көчле басым ясау, үзләренең позицияләрен исбатлау - көч кулланып чишәләр. Бу деструктив ысулга керә. Конструктив ысул белән бәхәсне чишүче балалар – аралашучан, иптәшләре белән дөрес мөнәсәбәттә торучылар. Алар тыныч ысул белән бәхәсне чишә беләләр, бер сүзгә килеп тиз арада аралаша да башлыйлар.

Бәхәсле балаларга – кемнәр керә? Аларны авыр балалар дип тә әйтәләр. Бу – агрессив , оялчан, демонстратив, үпкәләүчән балалар.

Чаллы шәһәренең 83нче «Фея» балалар бакчасы педагог-психологы Татьяна Леонтьева. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: