Мәктәп сукмагыннан
Җәй ничек башланса, шулай кисәк кенә бетеп тә китте. Җәйге каникуллардан соң мәктәпкә бару, билгеле, кыенрак инде.
Ләкин күңелсезләнмик әле, малайлар-кызлар! Иң мөһиме – мәктәпкә яхшы кәеф белән бару бит. Ә моның өчен кимендә йокың туйганчы йокларга кирәк! Шуңа күрә, әйдәгез, бүгеннән үк иртәрәк ятып, иртәрәк торырга өйрәник.
Мәктәпкә әзерлекне кибетләрдә йөрүдән башлыйсы икәнен әниләрең яхшы беләдер. Сине дә чакыралардыр әле, әйеме? Вакытыңны (каникулның соңгы көннәре булса да) кызганма! Аның каравы, ручка, карандаш, бетергечләрне син нәкъ менә үзеңә ошаганнарын сайлап алачаксың бит.
Әле дәрес әзерли торган өстәлеңне тәртипкә китердеңме соң? Тузаннарны сөртеп, китап-дәфтәрләргә урын әзерләдеңме? Яңа пеналларыңны матур итеп тезеп куйдыңмы?
Тешең бик үтмәгән фәннәрне кабатлый торсаң да була. Яңа уку елына керешеп китү җиңелрәк булачак!
Дәрестә
Мәктәптә иң кыен эш, билгеле, дәрестә җавап бирү. Күз алдына китерегез: сыйныф бүлмәсенә укытучы килеп керә, бик «важный» кыяфәт белән өстәл артына утырып, журналны ача һәм һәм күз карашы белән генә исемлекне барлый башлый. Йөрәк дөп-дөп тибә инде: кемгә тукталыр? Кемгә булсын – әлбәттә, миңа! Соңгы тапкыр дигәндәй китапка күз ташлап, такта янына чыгасың.
– Э-э... шуннан... Һәм... ни...
Нигә тотлыгып тормыйча, чалт итеп җавап бирмәскә шунда? Югыйсә, берние дә юк кебек бит – укытучы сорый, ә син билге өчен җавап бирәсең. Тотлыгу сәбәбе исә нәкъ менә шунда –синең билге өчен җавап бирүеңдә икән.
Безнең җавап бирү үзебезне тикшереп карау өчен булырга тиеш. Дөрес, укытучы контроле дә күпмедер дәрәҗәдә мөһимдер. Әмма уйлап кына кара: дәресне өйрәнеп килеп тә җавап бирми кайтып китсәң, син башлаган эшне тәмамламаган кебек буласың бит! Өченчедән, җавап биргәндә без матур итеп, тулы җөмләләр белән сөйләргә өйрәнәбез.
Билгеләргә килгәндә...
Билгеләрнең яхшы булуы, әлбәттә, мөһим. Күпләр, бәлки, белми дә торгандыр – 9нчы сыйныфны тәмамлагач, көллиятләр абитуриентларны имтиханнарга түгел, аттестаттагы билгеләргә карап кабул итә. Әмма шуңа да карамастан, психологлар бишлегә генә укуны максат итеп куярга киңәш итми. Югыйсә, безнең тормыш лоторея уенын хәтерләтәчәк, диләр алар! Менә әйт әле, сиңа да укытучылар билгене дөрес куймый кебек тоеламы? «Күпме укыдым, әзерләндем, ә алар...» дигән чакларың еш буламы? Ләкин истә тотыйк, укытучы билгене әзерләнгән өчен түгел, белем өчен куя.
Тагын өй эшләре!
Һәм менә тагын дәрес әзерләр вакытлар җитте. Бер бик пунктуаль кеше иртәгәге көнгә план төзегәндә беренче пункт итеп: «Торырга!» дип язып куя торган булган. Монда да шулай ук – иң мөһиме – дәрес әзерләр өчен өстәл артына барып утырырга кирәк.
Кемдер эшкә тотынып алдыннан өстәл җыештырырга ярата – бу да күп очракта вакытны чигерү өчен генә эшләнә, диләр белгечләр. Шулай да, бөтен китап-дәфтәрләрне алдан ук өстәл өстенә әзерләп куярга онытма.
Иң мөһиме – дәрес әзерләргә әни әйткәнне көтмичә утырырга кирәк икән. Кемдер кушканны эшлисе дә килми бит әле ул, дөресен әйтик!
Инде башның ничек эшләве турында. Сәгать икедән соң акыл эшчәнлеге кими икән, 4-5ләрдә кире арта. Кичке 7-8ләрдә – тагын кискен төстә кими. Әйтик, син иртән 100 мәсьәлә чишә алсаң, кич белән шуның 70ен генә чишәчәксең. Шуңа күрә дәрес әзерләүне артык кичкә калдырган кеше – үз-үзенә дошман!
Инде берничә чиста практик киңәш. Битләрне салкын су белән юу башның талчыгуын киметә икән. Ә дәрес әзерләр алдыннан кулларны юарга, елмаерга һәм «Мин тарихны (математиканы, физиканы...) яратам», – дип әйтергә киңәш итә безгә психологлар.
Язманы интернет материаллардан файдаланып Ризидә Гасыймова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев