Телефонга төшермибез, интернетка куймыйбыз...
Малайлар, кызлар арасында конфликтлар чыккалап тора бит инде ул, әйеме, сугышып та киткәлиләр. Аларны карап торган иптәшләре кызык итеп телефонга төшерә дә интернетка куярга ашыга.
Аннары олылар игътибар итә инде, китә тавыш. Ә син үзең ничек кирәк дип уйлыйсың? Иптәшләрең арасында аңлашылмаучанлык чыкса, нишләр идең? Гомумән, сезнең мәктәптә андый хәлләр буламы?
***
Әлбәттә, видеога төшереп, интернетка куярга кирәкми. Ә карап торган иптәшләре чыккан конфликтны чишәргә тырышырга тиеш.
Дусларым үзләре конфликтны бетерә алмаса, мин, аңлатып, проблеманы чишәргә тырышыр идем. Безнең мәктәптә конфликтны видеога тешереп куюның булганы юк, ә проблемалар чыкса, без аларны, үзара аңлашып, чишәргә тырышабыз.
Камилә Вәлиева, Апас районы, Каратун мәктәбе.
Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез
***
Әгәр дә минем иптәшләрем арасында тавыш чыкса, мин аларны бер-берсеннән аерып тынычландырыр идем. Һәм юк-барга тавыш чыгарырга кирәкмәгәнен анлатыр идем. Безнең мәктәптә дә мондый хәлләр булгалый.
Рәйханә Хәбибуллина, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе.
Кеше тормышында башка кешеләр белән аралашу (үзара бәйләнеш) иң мөһим әйберләрнең берсе.
***
Тавыш чыкса, мин кысылырга яратмыйм, гомумән, тавыш чыкканны, бәхәсләшүне җаным сөйми. Берәр нәрсә килеп чыкса, укучылар башта үзара конфликтларын чишә, чишеп булмаса, укытучы апага әйтәләр, аннары уртак фикергә киләләр. Бәхәсләр сугышуга ук барып җитми, гадәттә, тавыштан узмый.
Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, 1нче гимназия.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күпчелек очракта уйлап чыгарылган могҗизалы әкияти дөньяда яшиләр.
***
1нче класска малайлар һәм кызлар конфликтларны үзләре чишә алмыйлар әле. Гадәттә, кечкенә балаларга укытучы ярдәм итә, мәсәлән, конфликтны кызык, мәзәккә әйләндерергә мөмкин.
Ә инде урта классларда, минемчә, һәрвакыт үзара сөйләшергә кирәк. Аралашуда ике якны да канәгатьләндерә торган җавап табылырга мөмкин.
Зур классларда да малайлар белән кызлар арасында конфликтлар булгалый. Аларның төп максаты – үз-үзеңне раслау. Музыка, бию, рәсем белән шөгыльләнүчеләр һәркемдә дә була торган яшүсмерлек чорын жиңелрәк кичерәләр.
Әлбәттә, дустыңны рәнжетсәләр, читтә генә калырга кирәкми, бердәм фикергә килергә тырышырга кирәк.
Илүзә Сабирова, Казан.
Тән ярасы да, җан ярасы да дәвалауга мохтаҗ
***
Юк, мин үземнең иптәшләрем арасында тавыш чыкса да, аларны төшереп интернетка куймаячакмын. Аны бөтен кеше күрергә тиеш түгел, дип уйлыйм. Мәктәптә берәр нәрсә килеп чыкса, укытучы апабыз янына барабыз иң беренче.
Кирилл Спичков, Казан.
Баланы акыллы һәм тәрбияле итеп үстерү… Һәр әти-әнидә була торган гадәти теләк бу.
Конфликт сугышуга барып җитсә, мин кысылам. Бу хәлне телефонга төшерүчеләргә кисәтү ясыйм. Тыңламаса, телефонын бөтенләй алып куям. Мин мондый ситуацияләргә бик сирәк эләгәм, әлбәттә. Эләксәм дә, бәхәсне сүзләр белән чишәргә тырышам.
Шәфәгать Раянов, Әлмәт шәһәре.
Иң мөһиме – мәктәпкә яхшы кәеф белән бару
***
Кеше рөхсәт бирмәсә, аны телефонга төшерергә һәм интернетка куярга ярамый.
Элиза Идиятуллина, Әлмәт шәһәре.
***
Безнең сыйныф андый түгел. Ләкин мондый очракта, әлбәттә, нәрсәгә интернетка куярга инде, ә!? Сугышсаң, аны бөтен Татарстанга чыгарырга ярамый инде. Ә үзем гаепле булсам, иптәшемнән гафу үтенер идем.
Алсинә Шәрәфетдинова, Буа.
Гаиләнең ныклыгы да дүрт «таш»ка бәйле.
Юридик белешмә
РФ Гражданнар Кодексының 152нче статьясы буенча, кешенең фотосурәтләрен, ул булган видеоязмаларны һәм ул сурәтләнгән сәнгать әсәрләрен, аның рөхсәте белән кулланырга һәм таратырга була.
«Ул, минем янга килеп җиткәч, кинәт кенә сөрлеккәндәй итте. Миңа танышыр өчен шул гына кирәк тә!» - бер мәхәббәт тарихы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев