Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Балыкларның алтынчы сизү органы

Балыкларда нинди сизү органнары бар соң?

Кешедә сизү органнарының алты икәнен бөтен кеше дә да бик яхшы белә. (күрү, ишетү, тәм сизү, ис сизү, тотып карау, вестибуляр аппарат)

Ә балыкларда нинди сизү органнары бар соң? Балыкларның ишетүләре турында без язган идек инде. ► Балыклар сөйләшәме? Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/tabigat/balyklar-sylshme

Күрүләре турында берничә сүз: балыкның күзе кабарынкы, шунлыктан күп кенә балыклар бөтен якны да бертөрле яхшы күрәләр. Алда, артта, кырыйда, аста, баш өстендә нәрсә эшләнсә, балык барысын да күрә диярлек.

Якыннан шулай, ә ерактан әйберләрне начар аера. Су бит һава кебек үк үтә күренмәле түгел, диңгездә яки елгада яктылык та начар, чөнки су яктылык нурларын тотып кала.

Тирәнрәк төшкән саен, су асты дөньясы караңгылана бара. Диңгезләрнең һәм океаннарның төпләрендә мәңгелек караңгылык хөкем сөрә. Әмма балыклар һәр җирдә дә дөрес юнәлеш ала беләләр. Тирән суларда яшәүчеләрнең кайберләре, шәмгә охшашлырак махсус «төсле фонарьлар» яндыралар. Мондый утлар аларның я башында, я гәүдәсенең башка урыннарында була.

Бу су асты иллюминациясенең нәрсә өчен хезмәт итүе ныклап ачыкланмаган әле. Су асты дөньясындагы тормыш әле өйрәнелмәгән, күбесе ачыкланмаган. Төрле төстәге бу утларны ниндидер сигналлар дип тә, алдавыч дип тә, һәм үзенең тоткан яки тотачак азыгын яхшырак күрү өчен яктырту дип тә уйлыйлар.

Димәк, алар күзгә булышалар. Күзгә ишетү дә һәм башка сизү органнары да ярдәм итәләр. Балыкларда ис сизү дә яхшы үсеш алган.

Сез, мөгаен, су эчендә нәрсә иснәп булсын икән дип, гаҗәпләнерсез. Билгеле, без судан нинди ис килүен аны югарыга алып иснәп белә алабыз.

Әгәр дә берәрсе суга чумып, суның исен иснәп карарга теләсә, аның авызына һәм борынына су тулып, озак ютәлләр, тончыгыр. 

Балыклар бөтенләй башкача исниләр. Аларның борын очларына ике яктан икешәр ис сизү чокырлары урнашкан. Алар безнең борын тишекләре урынына инде. Бу чокырларның эче лайлалы катлау белән капланган. Биредә ис сизү нервлары тармаклана һәм алар барлык исләр турында да сигнал биреп торалар. Акуланың ис сизүе бигрәк тә көчле. Алар азыкларын ерактан ук сизәләр.

Балыкларда тәм сизү дә бар. Галимнәр балыкларның балалар белән уртаклыклары зур булуын ачыклаганнар. Алар да татлы әйберләрне бик яраталар икән.

Шунысы кызык, балыклар тәмне авызларындагы тәм имгечләре белән генә сизмиләр. Мондый имгечләр кайбер балыкларның, мәсәлән, карпның бөтен тәненә диярлек урнашкан. Жумба белән җәен тәмне мыеклары белән, ә диңгездә яши торган кайбер балыклар йөзгечләре белән тоялар.

Моны да күз алдына китерү бик җиңел түгел. Әйтик, әгәр дә бер кисәк шоколадны безнең баш янына яки уң як кырыйга куйдылар, ди, моннан без нәрсә тоябыз инде! Карпны да шулай сыйласак, бәлки ул аннан канәгать булыр иде.

Капшап сизү дә балыкларда бик нык үскән. Балык аз гына кагылганны да сизә. Балык тәненең төрле урыннарына тою нокталары, шулай ук салкынлык һәм җылылык нокталары урнашкан. Балыкларның күбесендә мыеклар һәм башка төрле капшап сизү әгъзалары була.

Бөтенләй сукыр, дөресрәге, тирән суларда яшәүче күзсез балыклар барлыгы да беленде. Аларда бик озын йөзгеч чәнечкеләре була икән. Шушы чәнечке-кармавычлар бераз гына булса да балыкларда күз вазифасын алыштыра торганнардыр, күрәсең.

Без биш төрле сизүне санадык. Хәзер алтынчысы турында сөйләрбез.

Бервакыт, ничектер, балыкчыларның җәтмәсенә чуртан эләгә. Аның күзләре ак яры белән капланган була. Чуртан сукыр, ләкин шактый зур һәм симез була. Азыкны ничек тоткан икән соң ул? Аның тирән суларда яшәүче күзсез балыкларныкы кебек капшавычлары да юк ич!

Сукыр чуртанны зур аквариумга урнаштыралар. Аквариумга балык җибәрсәң, чуртан сагаеп кала һәм, азыгын сизеп, аңа ташлана, һәм, күзле балыклар кебек, аны тотып ала...

Балыкны куган вакытта, чуртан аквариумның иң кырыена да барып җитә һәм су эченә салынган ташлар яныннан үтә, ләкин пыялага да, ташларга да бәрелми.

Биредә ян сызык дип аталган махсус әгъза хезмәт итә. Нәрсә соң ул? Чуртанның бөтен тәне буйлап, бүтән күп кенә балыкларның тәнендәге кебек үк, уң һәм сул яктан тәнкәасты каналы сузылган, аңа сизү күзәнәкләре килеп тоташкан була. Ә аларга махсус нервлардан вак кына тармаклар тоташа. 

Безнең чуртан аквариум стенасы тирәсендә йөзеп йөри; аның хәрәкәтеннән су стенага бәрелә, дулкын кайтарылып ян як сызыкка китереп бәрә. Менә шуннан инде чуртан юлда каршылык барлыгын тоя һәм вакытында әйләнеп үтә.
Ян сызык балыкларга агымның көчен, басымын белергә, ягъни су токларын тотарга ярдәм итә.

Боларга балыкларның тигезлекне саклый белүен, кояш нурлары үтми торган тирән суларда кайбер балыкларның үзләренең фонарьларын яндыруын да өстәсәк, һәм балыкның, барометр кебек, якынлашып килгән яшенле яңгырны сизүен, яңгыр алдыннан су өстенә чыгып һава йотуын искә төшерсәк, бөкрелеләрнең, китларның, сөләйман балыкларның, осетрларның, севрюгаларның компассыз һәм, гомумән, бернинди приборсыз сәяхәт итүләренә, давыллы диңгезләрдә һәм океаннарда юл табып, үзләренең балык «гаваньнарына» бик әйбәт килеп җитүләренә бер дә гаҗәпләнмәбез.

«Укымышлы» балыклар. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/tabigat/ukymyshly-balyklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев