Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

«Укымышлы» балыклар

Ихтиологлар шундый тәҗрибә ясыйлар.

Алар кечерәк кенә аквариумга берничә комкорсак (пескарь) җибә­рәләр. Балыкларга азыкны кечкенә кызыл чынаяк белән бирә башлыйлар. Кызыл чынаяк белән бергә тагын шундый ук өч чынаяк төшерәләр. Аларнын берсе көрән, икенчесе ак һәм өченчесе кара төстә була. Ләкин  алары буш була.

Комкорсаклар үзләренә аш бирелә торган кызыл чынаякны башкалардан аерырга бик тиз өйрәнәләр. Чынаякларны бер­туктаусыз урыннан урынга күчереп торсалар да, балыклар гел кызыл чынаяк янына гына ашыгалар.

Балыкларның төсләрне генә түгел, бәлки бер үк төснең башкарак төсмерләрен дә аерулары беленә.

Галимнәр балыкларның әйбер формаларын да аеруларын беләләр. Алар шакмакларны шар белән яки пирамида белән бутамыйлар. Алар хәтта зур хәрефләрне дә бер-береннән аера алалар. Мәсәлән, балыкка ашарга биргән саен, савыт янында К хәрефе күренсә, аларнын К хәрефен О дан яки С дан аера башлауларына ирешергә мөмкин. Хәтта дүрт хәреф­тән торган кыска гына сүзне алар башка хәрефләр белән язылган икенче сүздән аера алалар.

Шушындый өйрәтелгән балыкларны циркта күрсәтергә дә мөмкин булыр иде, мөгаен. Шул вакыт өйрәтүче „мин балык­ларны укырга өйрәттем" дип халыкка белдерә алыр иде.

Әйдәгез, бер генә минутка без үзебезне циркта дип хис итик әле.

Аренага өстенә зур аквариум куелган платформаны чыгаралар. Аквариум эчендә берничә дистә карп йөзеп йөри.

Өйрәтүче аквариум янына якты лампа яндыра һәм аның янына катыргыдан зур итеп киселгән К, О, Р, Б, А. Н хәреф­ләрен куя.

Халык „КОРБАН" дип укый.

Карплар тыныч кына йөзеп йөриләр.

—  Күрәсезме,—ди өйрәтүче, — алар үзләрен алай атама­ганны беләләр!

Әлеге хәрефләрне алып, өйрәтүче икенчеләрен: К, А, Р, П ны куя.

—   „КАРП"— дип укый халык. Кинәт бөтенесе дә көлеп җибәрәләр, чөнки алар карпларның да үз исемнәрен укуларын күрәләр: төрле яктан балыклар „Карп" сүзен яктыртып тор­ган лампа янына җыелалар.

—  Бик яхшы,—ди өйрәтүче, сезгә уку дәресеннән 5 бил­гесе куярга мөмкин! Әйдәгез әле, менә монысын куйгач ниш­ләрсез икән?

Ул тиз генәКАРП" дигән сүзне алып, Җ, Ә, Е, Н хәрефләрен куя.

—  Җәен! Карпларның котын алучы!

Каршыларына чыннан да җәен үзе килеп чыккан кебек, бу куркыныч сүздән карплар төрлесе төрле якка качалар һәм аквариум төбендәге үсемлекләр арасына кереп посалар.

Сез, мөгаен, буукымышлы" балыкларны ничек өйрәт­кәннәрен бераз төшенә торгансыздыр: К, А, Р, П хәрефләрен күрсәткәч, аларга ашарга биргәннәр, Җ, Ә, Е, Н хәрефләрен күрсәткәч, аларны бик нык куркытканнар.

Балыкларның табигатен һәм холыкларын яхшырак белү өчен, „балыклар белән сөйләшү"не һәм әйберләрне аерырга, авазларны берсеннән-берсен аера белергә өйрәтүне һәм башка тәҗрибәләрне галимнәр аквариумнарда, лабораторияләрдә һәм буаларда, күлләрдә үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X