Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Үзеңдә яхшы гадәтләр булдыру, сәламәтлегеңә игътибарны арттыру көз көне бигрәк тә кирәк.

Ноябрьгә аяк бастык, иптәшләр... Көзнең тагын бер моңсу, салкын, караңгы ае дияргә ашыкмыйк без аны. Дөньяны нинди күзлектән карыйсың, ул да сиңа шулкадәр якты булып тоелыр. Ямьсез көннәрне матурлаучы, караңгыда шәм уты кебек балкып торучы минутлар була. Шуларны тормыш рәвеше итеп яши башласаң, начар булмас. Әйтик, үзеңдә яхшы гадәтләр булдыру, сәламәтлегеңә игътибарны арттыру көз көне бигрәк тә кирәк. 

Белгечләр сәламәт яшәү рәвеше буенча түбәндәге тәкъдимнәргә колак салырга куша.

Дөрес туклану: гади һәм шул ук вакытта файдалы ризыкларны күбрәк куллану, ә эшкәртелгән продуктлар һәм зарарлы ризыклар санын киметү. 

Су эчү: тәүлегенә кимендә 1,5-2 л су эчәргә кирәк. 

Физик күнегүләр ясау: велосипедта яки роликларда йөрү, теннис уйнау, җиңелчә гимнастик разминка ясау. Кышын боларны кышкы спорт төренә алыштырырга була. 

Хәрәкәтләнү: көненә кимендә 20-30 минут йөрергә кирәк. Бу – синең көндәлек максатың булсын.  

Саф һавада йөрү: атнага бер-ике тапкыр булса да табигатькә чыгарга киңәш ителә. 

Ял итү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудыру: бүлмәңне, дәрес әзерләү урынын үзең өчен уңайлы итеп яса. 

Дөрес көн режимы булдыру: бер үк вакытта йокларга һәм уянырга иялән.

Стресс дәрәҗәсен киметү: кәеф төшерә торган әйберләргә вакытыңны сарыф итмәскә тырыш. 

Начар гадәтләрдән арыну: баллы ашарга ярату, компьютер уеннары уйнау, гаджетларда озак вакыт сарыф итү кебек әйберләрне тормышыңнан чыгарып атарга тырыш. 

Ватсаптан скриншот: иртәнге аш кирәкме?

Ильяс Сираев: Иртән бик ашыйсы килми шул... Мин иртәнге якта, гадәттә, чәй эчәм, бик сирәк кенә ботка ашыйм. 

Азилә Сираҗиева: Минем дә шулайрак... Иртән ашамыйм, чәй генә эчеп куям. 

Әминә Заһитова: Ә мин иртән җәелеп китеп, иркенләп ашарга яратам. Ипигә май ягам, сөтле чәй эчәм. Тагын бер вариант: ипи өстенә эремчек сыры ягып, кызыл балык куеп ашыйм. Ммм... Искиткеч тәмле була ул!

Латыйфа Гайниева: Мин иртән ботка ашарга яратам. Боткага төрле җимешләр, банан, җиләк салам. Бик тәмле була! 

Фирүзә Ибраһимова: Күпме генә иртә торсам да, иртәнге ашка вакыт калмый минем. Ашыйсы әллә ни килми инде, билгеле. Тамак ачса, ничек тә җаен табасың аның. 

Гөлинә Гусамова.

Фото Фрипик сайтыннан.

Бу мөһим!

  1. Ни өчен иртәнге ашны ашамыйча калдырырга ярамый?
  2. Диетологлар ботканы иртәнге ашка иң яхшысы дип саный. Кайсы ярма нинди үзлеккә ия?
  3. Серле тәлинкәдәге йомырка тәбәсе
  4. Кыздырылган ташкабак, тавык ите һәм яшел борчак белән паста - файдалы иртәнге аш

     

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев