Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Буй бәласе

Мәхмүт Хөсәеновның шаян шигыре.

Акылым да бар кебек, төс тә әйбәт,

Әллә   бишләп  тик  буй   кечкенә.

Кызык   кына   хәлләр   булып   ала

Шуның,   аркасында   еш   кына.


Беркөн   менә,   кулга   акча   төшкәч,

Ирешергә уйлап морадка,

Билетка дип театрга барам.

Керәм. Касса. Басам чиратка.


Менә җиттем инде дип торганда,

Бер    милиционер   килә   каршыма.

Караш ташлый буй-сыныма минем,

Торышыма,    өстем-башыма.


Үзе   шунда   мине   читкә   алып: —

Кичен   йөрү   сиңа   ярамый,

Балакаем, бар өеңә кайт,— ди,  

Егет икәнемне анламый.


Алай   итеп,   болай   итеп   карыйм,

Аңлаталмыйм   үзенә   һич   кенә.

Нишләтим соң: янда паспорт та юк,

Бар хикмәте — буем кечкенә.


Тормышта кызык хәлләр гел янәшәдә. Язып куясы гына бар. Бервакыт автобуста эшкә барам шулай...

Кызык эзлим (Гәрәй Рәхим)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев