Ил яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөтенроссия олимпиадасының финал турлары 18 мартта башлана
Финал 24 предметтан 18 марттан 30 апрельгә кадәр узачак.
-
Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле
19 кандидат премиягә дәгъва итә, лауреатлар 26 апрель көнне билгеле булачак.
-
Innopolis Open 2022 олимпиадасында Чаллыдан һәм Казаннан катнашучылар призер булдылар
Иннополис Университетында 7-11 сыйныф укучылары өчен математикадан Innopolis Open олимпиадасы тәмамланды.
-
Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә балаларны кабул итү башлана
1нче апрельдән белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү башлана.
-
Түбән Камада «Созвездие - Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең зона туры булды
Жюри нәфис сүз, вокал, хореография буенча йөздән артык номерны карады.
-
Татарстанда «Мәдәни яз» акциясе кысаларында бушлай концертлар һәм күргәзмәләре узачак
«Мәдәни яз» акциясе Татарстанда 10нчы марттан 25нче мартка кадәр дәвам итә һәм бөтен республика мәдәният оешмаларына кагыла.
-
Балалар бакчасына кабул итү тәртибен гадиләштерделәр
Баланы бакчага урнаштыру өчен хәзер азрак документлар җыярга кирәк.
-
Татарстан укучылары һәм студентлары «PROкызыксыну» профориентация фестивалендә катнаша ала
Фестиваль 1 марттан 15 апрельгә кадәр ROUND кушымтасы мәйданчыгында узачак. Анда 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала!
-
Казанда 8 - 16 яшьлек балалар өчен пособие алу тәртибе турында сөйләделәр
Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, керемнәре түбән булган һәм 8 - 16 яшьлек балалары булган гаиләләр 2022 елның 1нче апреленнән яңа пособие алачак.
-
Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелә
Бәйгедә 15 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
-
«Яшь вебмастер» - «Юный вебмастер» IT-бәйгесе игълан ителде
Бәйгедә Татарстан Республикасының 5-11 сыйныф укучылары 7 номинациядә татар һәм рус телләрендә чыгышлар ясап көч сынаша ала.
-
Биектаудан 10 яшьлек гимнаст ТР беренчелегендә берьюлы 7 медаль яулады
10 яшьлек Рамазан Миңнебаев спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән 7 медаль яулады.
-
Балага имтихан алдыннан стрессны җиңәргә ничек ярдәм итәргә
Бала 4 сыйныфтан 5 сыйныфка күчкәндә, ата-аналар аңа максималь ярдәм күрсәтергә һәм моның өлкәнәю этапларының берсе генә булуын аңлатырга тиеш.
-
Газета-журналларга ташлама белән язылу мөмкин
Татар газета-журналларын һәм китапларны 15%ка кадәр ташлама белән алып була.
-
Казанда «Ак калфак» конкурсының өченче туры була
Конкурста 18 яшькә кадәрге кызлар катнаша.