Ил яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда 120дән артык балалар лагере туристик кешбэк программасында катнашачак
Татарстанның 120дән артык балалар лагерьларына 2022 елның 1 маеннан 1 сентябренә кадәр туристик кешбэк программасы буенча юллама сатып алырга мөмкин булачак.
-
Татарстанда «Язгы каникуллар» дип аталган профилактик акция үтә
Акция ЮХИДИ бүлеге белгечләре тарафыннан каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уздырыла.
-
Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башланды
24 март көнне Республика балалар китапханәсендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башланды. Быел ул Корней Чуковский тууына 140 ел тулуга багышлана.
-
Чаллыда милли уен коралларында уйнау буенча «Моңлы дөнья» I Халыкара фольклор фестиваль-конкурсы үтә
Фестиваль-конкурсның максаты - балалар һәм өлкәннәр арасында милли уен коралларын популярлаштыру, яңа талантлар ачу. Конкурста катнашу бушлай.
-
«Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этаплары үтте
Бәйгегә нәтиҗә туган тел форумы кысаларында апрель аенда ясалачак.
-
Чаллыда балалар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе була
Коръән укучылар ярышында 15 яше тулмаган, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче малайлар һәм кызлар катнаша ала.
-
«Тантана – 2022» театраль премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Чаллыда үтәчәк
2022 елның 27нче мартында Халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Тантана» театраль премиясе җиңүчеләре игълан ителәчәк.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен вакытыннан алда имтихан тапшыру көннәре билгеле
Вакытыннан алда, 21 марттан 15 апрельгә кадәр, Татарстанда имтихан үткәрү өчен өч пункт эшләячәк.
-
«Татар кызы-Татар егете-2022» бәйгесенең Балтачтагы җиңүчеләре ачыкланды
Балтач мәдәният үзәгендә «Татар кызы-Татар егете-2022» бәйгесенең районкүләм финалы узды.
-
Туган телем – шагыйрьләр теле: IV төбәк нәфис сүз осталары бәйгесе
2022 елның 15 мартыннан 29 апреленә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 4-18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк балалар һәм яшьләрне Габдулла Тукай иҗатына багышланган төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашырга чакыра.
-
II Бөтенроссия анимацион проектлар конкурсы игълан ителде
Балалар «ЖЭКА-МУЛЬТ» кибертурнирында катнаша ала.
-
Татарстанда «Илһам» бөтенроссия иҗади бәйгесенең зона этаплары башланды (ВИДЕО)
Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары башланып китте.
-
1-11 сыйныф укучылары рәсем конкурсында катнаша ала
Татарстанда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәренә конкурс башланды.
-
Сарман районында «Татар егете, татар кызы» конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр
Җәлилнең «Әкият» бакчасыннан Әминә Гаязетдинова, Юлтимер балалар бакчасыннан Дамир Хәбибуллин беренче урынны яулады.
-
Татарстанда «Мәдәни яз» акциясе кысаларында 100дән артык чара уза
Халык бушка спектакльләргә, экскурсияләргә, концертларга, күргәзмәләргә, мастер-классларга һәм иҗади очрашуларга бара ала.