Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Биисе килә!

Әйдәгез, хобби төрләре турында сөйләшик әле. Балалар һәм яшүсмерләр арасында иң киң таралган шөгыльләрнең берсе - биюдер мөгаен. Бигрәк тә кызлар арасында.

Бию белән балалар бакчасында ук шөгыльләнә башларга мөмкин. Еш кына биюченең киләчәккә юлы шунда салына да. Ә синең «Биюдә кешенең бөтен күңеле чагы­ла» дигән гыйбарәне ишеткәнең бармы? Чыннан да, хәрәкәт аша төрле хисләрне аңлатырга була бит. Тән «телендә» сөйләшергә өйрәнү бөтен кешенең дә кулыннан килми, әлбәттә. Тик син бит - тырыш, мак­сатчан, киртәләрне җиңеп чыгу өчен, синең тырышлыгың да, ихты­яр көчең дә бар, шулаймы?

Бию - борынгы сәнгать төрләре­нең берсе. Элекке вакытларда ук кешеләр төрле биюләр, хәрәкәтләр белән аллаларның игътибарын җә­леп итәргә теләгәннәр. Бию ул – образ тудыру да, чөнки пластик, рит­мик хәрәкәтләр төрле образларны, хисләрне чагылдырырга мөмкин­лек бирә.

Бию сиңа артык килограммнар­дан арынырга, мускулларыңны ны­гытырга, йөрәк-кан системасын ях­шыртырга ярдәм итәр. Аның төрлә­ре бик күп. Үзеңә ошаганын сайлый аласың.

Халык биюләре. Татар халык биюен башкаручы кызның зифа биленә, озын толымнарына, кал-фагына кызыгучыларга бию түгә­рәгенә язылырга киңәш итәбез. Чегән, башкорт, рус, мари, ирланд һ.б. халык биюләренең һәрберсе үзенчә матур.

Көнчыгыш биюләре гәүдәнең аскы өлеше мускулларын ныгыта, йөрәк-кан системасын яхшырта, буй-сынны матурлый.

Бал биюләре 2 төргә бүленә: Европа бал биюләре һәм Латин Америкасы бал биюләре. Европа биюләренә вальс, танго, фокстрот, квикстеп һ.б. стильләр керә. Латин Америкасы биюләре исә кызурак, темпераментлы һәм бик хисле. Аларга самбо, ча-ча-ча, румба һ.6. лар керә.

Заманча биюләр хакында сүз алып барганда, R&В, хип-хоп ту­рында ишеткәнең бардыр. Бүгенге көндә күп кенә бию проектлары әлеге стильгә нигезләнә.

Биюләр фигураны идеаль дә­рәҗәгә җиткерүдә зур роль уйный. Юан аяклы, таза биючеләрне күр­гәнең юк бит, шулаймы? Алар ба­рысы да зифа буйлы, сыгылмалы билле, тәннәре дә тыгыз. Сокланып карап торасы гына килә. Ә матур костюмнар? Ялт-йолт килүче тәң­кәләр, аллы-гөлле күлмәкләр, озын чуклар, чигүле аяк киемнәре, укалы калфаклар, матур макияж, озын толымлы чәчләр - барысы да күз явын алырлык.

Биюләрне тренер кул астында өйрәнү яхшырак. Анда син теге яки бу элементларны дөрес эшләргә ге­нә түгел, күмәк төркемдә биергә, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга да өйрә­нерсең. Әйе, әйе, чын күңелдән, ты­рышып өйрәнгән эшне тамашачы алдына чыгарырга да оят булмас. Бүген инде бию түгәрәкләренең, сту­дияләренең төрлесе бар. Күңелеңә ошаганын сайла гына. Бер дә булмаса, биюләрне интернеттан карап та өйрәнергә була. Бу сиңа вакытыңны экономияләргә мөмкинлек бирер.

Бу хакта тулырак ► Хоббины ничек сайларга соң?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев