Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы театрының яшь артисты Винер Фәйзуллин «Тантана» театр премиясенә лаек булды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Винер Фәйзуллин «Дебют» номинациясендә «Тантана» театр премиясен алды. Ул әлеге премиягә «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендәге Артур Вафин роле өчен лаек булды.

Винер Фәйзуллин Чаллы театрында беренче сезонын эшли. Без Винер белән күптән түгел әңгәмә корган идек.

Республика театр премиясенең «Дебют» номинациясенә Чаллы театрыннан Винер Фәйзуллин, Түбән Кама театрыннан Рәдис Гарипов, ТЮЗдан Мария Мухортова, Буа театрыннан Камилә Шәрифҗанова дәгъва иткән иде. 

«Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.    

 

«Брежнев шәһәре» – шомлы ностальгияРизидә Гасыймова язмасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев