Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак» - 2

Алмаз Гыймадиевның яңа әсәреннән өзек.

Әсәрнең башы ►http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/internetsyz-balachak

Танцылар
Әти белән әни – укытучылар. Еш кына  мәктәптә өлкән классларның төрле кичәләре була, һәм кичләрен әти белән әни шунда китә. Кайчагында безне дә үзләренә ияртәләр. Зурларның Яңа ел “Бал-маскарад”ын да, “Көзге бал”ны да күрергә туры килде бәләкәй вакытта. 
Иске агач мәктәпнең зур коридоры. Йөзләгән укучылар... Ыгы-зыгы...
Җырлар, уеннар... Иң соңыннан – танцылар. Танцы вакытында пар сайлау кызык. Почта открыткаларын кайчы белән кисеп, зигзаг ясап икегә бүләләр. Яртысын – егетләргә, икенче яртысын кызларга өләшеп чыгалар. Шуннан соң малайлар кулларына ярты открытка тотып үз парларын эзләп китә. Мин көрсенеп куям: “Безнең  дә шулай танцевать итәсе булачак бит, нишләрбез...” 

Балалар бакчасы  
Безнең Зур Битаман авылының  балалар бакчасы өч бүлмәле озын  агач йорттан тора. Тышкы як стенасындагы зур фанер тактага Төлке белән Йомрыикмәк рәсеме ясалган. 
Чыршы бәйрәмен аеруча көтеп алабыз. Залның уртасында хуш исле чын чыршы балкып утыра. Зур уенчыклар белән бизәлгән. Очында янып торган йолдызы да бар. Көндезге ашны ап-ак күлмәк, үтүкләнгән чалбар киеп, әдәпле итеп ашыйбыз. Ул көнне сыйлар да тәмле. Яңа ел хөрмәтенә чәй янына тышына Пушкин әкиятләре геройлары төшерелгән бәләкәй шоколадлар бирелә. Бәйрәмнәрдә генә шоколад ашау бәхете тәти безгә. Шуңа күрә аның тәмен истә калдырырга тырышкандай, озаклап суырып йөрибез. 
Ашаганнан соң бәйрәм башлана. Ишек төбендәге урындыкларга әти-әниләребез утырышкан. Баянчы Рәшит абый гармун уйный, ә без “Каравай”ны җырлыйбыз. Берзаман ишектә Кыш бабай күренә. Таныйбыз: тәрбиячебез Нурания апа! Әнә бит, кызыл тун астыннан чүәкләре күренеп тора. Кыш бабайдан куркып, бакчага яңа гына йөри башлаган Айрат елап җибәрә...

“Врачлар килә!”
Кояшлы матур көн. Без – бакча ишегалдында. Илдар белән комлыкта “пирожки пешерәбез”. Зурлар – Динар, Раилләр тактадан ясалган  зәңгәр пароходта “сәяхәт итә”. Кызлар беседка янында “тәти салыш” уйный. Шунда кемдер шомлы хәбәр җиткерә: бакчага врачлар килә! Бөтенебезгә укол кадаячаклар, имеш. Дер-дер калтырап врачларны көтәбез. Уен онытыла. Тәрбияче апаларыбыз да ничектер җитдиләнебрәк киткән сыман. Җитмәсә, көндезге ашка да  майлы ит салынган шулпа. Маен ашамасаң, ачуланалар. Илдар үзенекен ашап куйган. Бераз ялынгач, ул минем аштагы зур кисәк майлы итне дә ике “кампит” алып килү бәрабәренә ашарга риза була. Иртәгә эшләпә-конфет алып киләм мин аңа, майны гына ашасын... 
Врачларны көтә-көтә арып беткәч, ниһаять, озын буйлы, сары чәчле бер апа керә дә, аш кашыгы белән безнең авыз эчләрен карап чыккач, чыгып та китә.

Дәвамы ►http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/internetsyz-balachak-3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев