Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак»

Алмаз абый Гыймадиевның быел яңа китабы басылып чыгачак. Ул «Интернетсыз балачак» дип атала.

Без бу хакта без сезгә хәбәр иткән идек инде. 

«Үземнең балачагыма багышланган «Интернетсыз балачак» дигән әсәрем язылып бетте һәм тиздән дөнья күрәчәк» дигән иде Алмаз абый безнең газетага биргән интервьюсында. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/gmlr/almaz-gyymadiev-keshe-yalgyshyrga-da-abynyrga-da-tiesh-ul-z-yalgyshlaryda-tzl

Безнең сайтта әлеге китаптан әле беркайда да басылмаган өзекләрне укырга тәкъдим итәбез.


Интернетсыз балачак
***
Советлар Союзының соңгы еллары иде ул. Смартфоннар да, “Пепси-Кола”лар да, компьютер уеннары да юк иде әле ул вакытта. Китап укып, койма башларында йөреп, су коенып үстек без. 
Китап дигәннән, Гайдарның “Тимур һәм аның команда”сын, Ләбибә Ихсанованың “Саралан малайлары” яратып укый идек. Мавыктыргыч балачак геройлары... Алардагы маҗаралар, кызыклар... 
Гомер уртасына җитеп, үткәннәргә борылып карагач, шул ачыкланды – безнең балачак та аларныкыннан ким булмаган икән бит! Сәламәт рухлы авыл табигате, маҗаралар, сәяхәтләр, әти белән әнинең искиткеч тәрбиясе, төрле холыклы, һәрберсе китап геройларына торырлык дуслар, классташлар, йөрәк сикереп чыгар дәрәҗәдәге сөенечле вакыйгалар, күңелләр тулып кемгәдер үпкәләгән мизгелләр, тормыштагы ниндидер хәлләр белән беренче тапкыр танышу, күзгә-күз очрашулар... Бик тә күңелле, бик тә истәлекле узган икән ләбаса безнең балачагыбыз!  Ул чагында аңлап кына бетермәгәнбез...

“Бозык телефон”
Безнең урам башындагы беренче йортка “Улица Зеленая” дип язылган. Тыныч, дүрт-биш йортлы гына урам, аргы башы ямь-яшел чирәм. Көтүләр кайткач, кичке алтылар тирәсендә әнә шул чирәмлеккә юнәләбез. Соңрак әкренләп түбән, югары оч малайлары җыела башлый. Нинди уен уйныйбыз?.. Әйдә, “теләш-теләш”! “Теләш-теләш” – уен түгел, кем нәрсә уйнарга тели, шуны ачыклау гына. Башта урыс телен вата-җимерә санау була: 
 – Перва!
 – Втора!
 – Третий!
 “Перва” дип кычкыручы нинди уен уйныйсы килүен иң беренче булып әйтә. Аннары “втора”ның теләге тыңлана.
 – Мин – шландр.
 – Өчташ...
 – Лутчы русски лапта!
 – Калкан!
 – Мин калкан уйнамыйм, кайтам...
Күпчелек нинди уен тели, шуны уйныйбыз, билгеле.
– Тәк... Кайсы уен күбрәк чыкты?
 – Калкан!
 – Кем көтүче була?
Баштарак “уйнамыйм” дип чирәмле калкулыкка менеп утырган Рамил дә, Рәшит көтүче булам дигәч, уенга кушыла. Уйный-уйный шулхәтле мавыгабыз, эңгер беленә башлый. Астан өске урамга таба фараларын балкытып, “Минск” мотоциклы пырылдап менеп китә.
Ул арада чирәмлеккә Розалар компаниясе килеп җитә. Кызлар килгәч, калкан уйнап утырып булмый бит инде. 
 – Әйдә, “бозык телефон”...
Уенның “кызларские” башлануы белән килешмичә, Дамир бер читкә барып утыра, Рәмис тә өенә менеп китә. 
Күктә йолдызлар җемелди. Өске урамнан саташып әтәч кычкырганы ишетелә. Бака күленнән тонык кына “чуррр” дигән тавышлар килә. Бер кат күлмәк белән генә бераз салкынча, әмма чирәм өстендә рәхәт... 

“Автовокзал”
Урамда уйнарга иптәшләр табылмаса, абыем белән икәү ишегалдындагы комлыкта уйныйбыз. Бигрәк тә яңгыр явып узганнан соң бөтен ишегалдын тутырып “автовокзал” уйнарга яратабыз. Комлык – Казан шәһәре. Анда автовокзал урнашкан, шунда ук  5-6 автобус (уенчык машиналар, кайсы – кибетнеке, кайсы – тактадан үзебез ясаган) туктап тора. Комлыктан юллар бөтен ишегалдына чыгып китә. Ул юлларны нәни кызыл көрәк белән тырнап үзебез ясыйбыз. Алар төрле авылларга бара: Әтнә, Дөбъяз, Алат... Чистай белән Сарман бераз ераграк. Ә инде Әлмәт белән Мәскәү бөтенләй еракта – иске бәдрәф янында ук. 
Юлларны салып бетергәч, ниһаять, тамаша башлана. Геройларны абыем уйната. Курчак театрындагы шикелле. Мин карап кына торам. Автобуслар бәрелешә, милиция бандитларны эзли... 
Кайвакыт “автовокзал” уенын тамаша кылырга күрше урамда яшәүче дустыбыз Раил дә килә. Аның үзенең яраткан геройлары бар. Әгәр абыем үзенең тамашасында шуларны үтертсә яисә төрмәгә яптыртса, Раилнең җен ачулары чыга, кайвакыт бөтенләй үпкәләп, кайтып ук китә.
Икенче көнне безнең “автобус юллары”н әти себерке белән чистарта.

Дәвамы бар ► http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/internetsyz-balachak-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев