Көмеш кыңгырау

«Интернетсыз балачак» - 3

Алмаз Гыймадиевның яңа әсәреннән өзек.

Башы ►http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/internetsyz-balachak-2

Бәрәңге утырту

Май ахырларында артына зур сукасын таккан чылбырлы, кызгылт-сары төстәге “ДТ-75” тракторы бәрәңге бакчаларын сукаларга керә. Коймага менеп басып, дәһшәтле техниканы күзәтәбез. Безгә якынлашкан саен үзенең иләмсез сукасы белән коймага төртер төсле. Куркыныч. Ләкин андый хәл булмый, корыч айгыр кара төтеннәр чыгарып, кабат аска төшеп китә. Әнә, аскы урамдагы Бәдертдин абый, мал абзары кырына чүгәләп, тәмәке пыскыта. Башкалар да чыккан. Тракторны күзәтәләр. Әти дә бу тирәдә йөри. Хәзер без аның белән бакчаның теге башына төшеп менәчәкбез, ике арага ызан салачакбыз. Көн җылы. Мунча артында вак үләннәр үсеп чыккан, сукаланган җиргә бер көтү карга төшеп кунган.

Икенче көнне иртән әти ат эзләргә чыгып китә. Тиздән җигүле аты белән Мөхәммәт абый күренә – ул хәзер безнең бакчаны тырмалаячак. Ә кич белән без бәрәңге утырта башлыйбыз. Әти казый, әни бәрәңгене сала. Бәрәңге утыртулар озакка сузыла. Чөнки ашыкмыйча, тәмләп, дөнья хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә утыртабыз. Бер-ике атнадан тирә-як бакчаларда яшел төрткеләр күренә башлый, безнекендә әлегә кап-кара җир...

 

Пионерлагерь 

Мари урманы авылыбызга терәлеп үк диярлек тора – бер-ике чакрымда гына. Урман белән ике арада Ашыт елгасы ага. Әти – класстан тыш эшләрне оештыру буенча директор урынбасары. Ул башлап йөреп, аның тырышлыгы белән шул урманда пионерлагерь ясадылар. “Ашыт” исемен бирделәр. Тактадан ясалган зур кухнясы, алан уртасында өстәл-эскәмияләре, юынгычлар, электры, кыскасы, ял итү өчен бөтен шартлар бар. Йоклау – палаткада.

Биш яшьтә генә булсак та, әти белән әнигә ияреп, без дә анда бер смена ял итү бәхетенә ирештек.

Кичләрен лагерьда аеруча күңелле. Аланның төрле почмакларында уеннар бара. Багана башларындагы саргылт лампочкалар караңгы урманга ямь, үзенә күрә бер серлелек өсти. Чебен-черки безелди, кичке күбәләкләр оча. Кемнәрдер бадминтон уйный. Кемдер багана төбенә утырып, ут яктысында маҗаралы китап укый. Берәүләр шахмат, шашка уйный, домино суга. Бер төркем малайлар-кызлар, түгәрәккә басып, волейбол уйный.

Лагерьда ныклы дисциплина. Иртән йокыдан торуга – аска, Ашытка йөгереп төшәбез. Елга буенда физзарядка ясап, шунда ук юынабыз. Бррр!.. Иртәнге якта су салкын була. Аландагы өстәл-эскәмияләргә кыр казлары кебек тезелеп утырабыз. Дежурныйлар ботка салынган тәлинкәләрне ташый. Аннары пионерлар җырлый-җырлый колхозның чөгендер җирен эшкәртергә китәләр...  

 

Көймәдә сәяхәт 

1979 елның язында Ашыт ярларыннан ташып чыкты. Көннәр җылынуга, су күзгә күренеп күтәрелде, көнләп түгел, сәгатьләп җәелә башлады. Зур Битаман белән Кече Битаман арасы зур диңгезгә охшап калды. 1 май көнне су аскы урамда яшәүчеләрнең капка төпләренә килеп җитте. Мәктәпкә юл өзелде. Бездән ике яшькә зуррак, аскы урамда яшәүче Рәшитнең әтисе Ибраһим абый – авылдагы танылган балта остасы иде, аларның агач көймәләре бар, шул  көймәне суга төшерделәр. Төштән соң әти абыем белән мине көймәгә утыртып, “диңгез”гә экскурсиягә алып чыгып китте. Тәҗрибәле диңгезчеләрдәй, ишкәкләрне чапылдатмыйча, көймәне җай белән генә алып бара әти. Күңелле. Тирә-якта – дәрья. Кайчандыр “куышлы” уйнап йөргән җирләрнең тоташ су астында калуы гаҗәеп кызык та, бераз шомлы да иде. Су чиста. Су төбе ачык күренә – йомычка кисәкләре, консерв банкалары... Болындагы чүплек яныннан, мәктәп артларыннан әйләнеп килдек. Кире кайтып, “пароход”ны Рәшитләр каршындагы “порт”ка куйганда авыз колакта иде инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: