Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Ханнар уены»-2 (Game of Khans)

Уеннан соң үземнең гадәти хәлемә «кайта» алмый берничә минут аптырап утырдым...

Башы

Дастан
Уеннан соң үземнең гадәти хәлемә «кайта» алмый берничә минут аптырап
утырдым. Аннан ашыйсы килә башлады. Әни плитәдә калдырган ашны
җылып ашагач, дәресләр искә төште. Теләр-теләмәс кенә өй эше эшләргә
утырдым.

Әти белән әни кичкә кадәр эштә. Кайтышлый балалар бакчасыннан сеңлемне
кереп алалар да, гадәттә, өчәүләп кайтып керәләр. Аңа кадәр мин өйдә
берүзем. Кичен, дүртебез дә бергә җыелгач кына, өй шау-гөр килеп тора. Әти
белән әни икәүләп ашарга пешерәләр. Үзара сөйләшәләр, эшләрендә булган
кызык хәлләрне сөйләп көлешәләр. Сеңлем Ләйсән белән без дә алар
тирәсендә чуалабыз. Мин мәктәп хәлләрен сөйлим, Ләйсән — үзенекен.
Бакчада иртән үзе яратмый торган сөтле ашны Руслан исемле малайга
бирүен, көндез мәйданчыкта уйнаганда Әмир белән Булатның сугышуын,
курчагының бер туфлие югалуын бик олы вакыйга итеп сөйли башлый.
Тыңламасаң үпкәли. Абый кеше булгач миңа да тыңларга туры килә инде.
Аннан бергәләп ашарга утырабыз. Ашап туйгач, әни өстәл җыештыра, әти
белән без шахмат уйныйбыз яки футбол карыйбыз. Ләйсән дә безнең тирәдә
чуала. Ул арада йокларга ятар чак та җитә. Иртән тагын таралышабыз.
Көннәр шулай үтә.

Кич әти-әнидән Субра турында сорыйсы иттем:
— Әти, Субра дигән исем ишеткәнең бармы синең?
Әти бераз уйланып торгач:
— Юк бугай, улым. Хәтерләмим. Нигә сорыйсың? — диде.
— Болай гына... Ә Идегәй дигәнне?
— Бар, әлбәттә. Дастан бит ул. Татар халык дастаны, — диде әти, бик белдекле
һәм үз-үзеннән канәгать кыяфәт белән. — Субра дигән исем дә шул әсәрдә
очрый бугай.
— Идегәй — уйлап чыгарылган герой түгел. Андый кеше чынлап та яшәгән.
Алтын Урда чорында бугай. Аның турында халык дастан чыгарган, — дип
сүзгә кушылды әни дә.
— Нәрсә ул дастан? — дидем мин. — Халык ничек чыгарган соң аны?
Бергәләшеп утырып язганнармы?
— Әйдә без дә дастан язабыз! — дип Ләйсән кулларын чәбәкләп куйды.
Әти көлеп җибәрде. Әни елмаеп, аңлатырга тотынды:
— Төрле каһарманнар, аларның батырлыклары турында әсәрләрне дастан
диләр. Аны кайчандыр элек бер кеше чыгарган да башкаларга сөйләгән.
Алар, отып алып10, бүтән кешеләргә сөйләгәннәр. Шулай итеп дастаннар
халыкта таралган. Ә аны язган кешенең исеме дә онытылган. Кешеләр бер-
берсенә сөйли торгач, яңа сүзләр, вакыйгалар да өстәгәннәрдер. Шулай итеп
дастаннар бик борынгы заманнардан бүгенгә кадәр килеп җиткән. Аларны
галимнәр язып алганнар, китап итеп бастырганнар. «Идегәй» дастаны сезнең
мәктәп китапханәсендә дә бардыр әле.

Менә сиңа мә! Димәк, мин уйный торган уен шул дастан белән бәйле. Кызык
килеп чыга әле бу. Китабын укысам, уйнаганда да җиңелрәк булмас микән.
Әни, уйларымны сизгәндәй:
— Китапханәдән алып кайт син аны, улым. Бергәләп укырбыз, — дип куйды.
Мин «ыхы» дип баш селкедем.

Икенче level
Йокларга дип бүлмәмә иртәрәк кереп киттем бүген. Арыдым, янәсе. Әти-
әнигә, сеңлемә тәмле төшләр теләдем дә юрган астына чумдым. Телефонны
үзем белән алдым, билгеле. Нинди йокы?! Минем тизрәк "Идегәй«дә икенче
level үтәсем килә.

Уенны кабыздым. Өч персонаждан берсен сайларга кирәк: «Туктамыш»,
«Кобогыл», «Йәникә». Туктамышның хан икәнен аңладым ич инде — аны
сайладым. Кемнең хан буласы килмәсен! Уен башланып китте һәм мин тагын
шунда чумдым.

Әле генә юрган астында ята идем. Экрандагы төймәгә басуым булды —
әйтерсең телепартация аша бөтенләй башка дөньяга күчтем.
...Менә мин ат өстендә барам. Урманнарны, тауларны, суларны үтәм. Идел
дип язылган елгага баттым. Моның өчен 20 skill биреп котылдым. Инде дала
аша барам. Тирә-якта ат, сарык көтүләре күренә. Минем атланган атым ак
төстә. Тезгенне уң якка тартсам — уңга бара, сул якка тартсам — сулга каера.
Карале, ат өстендә йөрү рәхәт икән! Мин — Туктамыш хан, ат өстендә
ашыкмый гына, иркенләп үземнең биләмәләремне карап йөрим шулай.
Алда ниндидер тау сыман нәрсә күренде. Кулымны каш өстемә куеп,
яхшылабрак карасам, тау өстендә бер егет утыра. Киемнәре иске, туны
ямаулы. Янында үзе кебек туксан егет бар. Нигә җыелышканнар әле болар?
Шунда киттем. Яннарына барып җиттем. Берсе дә минем белән исәнләшми.
Алларына хан тиклем хан килеп баскан, борылып та карамыйлар
хәчтерүшләр.

— Һәй, җыен бала-чага! Ник минем белән исәнләшмисез? Үзеңнән олы кешегә
сәлам бирү тиеш. Мин өлкәнме, сезме? — дип кычкырдым.
Өстәрәк утырган теге егет болай дип җавап бирде:
— Син өлкән. Әмма ныклап уйласаң, без өлкәнрәк килеп чыгабыз.
Туксаныбызның да яшьләрен кушсак, синнән зуррак булабыз бит, — ди.
Ни дияргә дә белмәдем. Атымны кире бордым да кайтып киттем. Ачу килә.
Бер уйлаганда, ул хаклы кебек. Икенче яктан карасаң, ничек инде шул малай-
шалайлар миңа — бөек Туктамыш ханга сәлам дә бирмәсеннәр ди?!
Шәһәргә кайтып кердем. Тәхетемә утырдым. Астыңда алтын тәхет булганда
уйланмый чараң юк. Бу егетләр белән нишләргә дип баш ватып утырам.
Тикмәгә генә очрамады ич инде алар миңа. Бу хәлне чишәргә кирәк. Уйлыйм
да уйлыйм. Озаграк уйлаган саен сандыктагы skill кими бара.

Теге туксан егеткә баш булып утырган егетнең исеме Кобогыл икән. Акыллы
кешегә охшаган. Кыю да, хан белән ничек сөйләшә бит! Бик көчле дә диләр
үзен. Акыллы һәм көчле кешеләрне күз уңыннан ычкындырырга, үз тирәңнән
ерак җибәрергә ярамый. Уйлый торгач, шундый карарга килдем: Кобогылны
үз яныма эшкә алам. Ярдәмчем булыр. Шулай дип уйлап куйдым гына —
минем исәпкә тагын 50 skill өстәлде! Димәк, дөрес хәл иткәнмен.
Кобогыл — Җантимернең кече улы икән. Җантимерне беренче levelдан беләм
инде. Хан балаларын — димәк, минем балаларымны тәрбияләүче кеше ул,
ышанычлы ярдәмчем. Җантимергә Кобогылны алып килергә боердым. Алар
озак көттермәделәр.

Өстендә кырык ямаулы тун, башында иске бүрек булса да өтәш күренми бу
Кобогыл. Озын буйлы, киң җилкәле. Беләкләре бүрәнә юанлыгы бардыр.
Җиргә нык басып йөри. Үтәли туры карый. Алдыма килеп тез чүкте.
Алдыңда мондый пәһлеваннар тез чүккәндә күңелле анысы.
— Әй, Кобогыл, сараемда кал. Миңа хезмәт ит. Ямаулы туныңны сал — дидем
вәкарь белән генә. Әйтеп бетерүем булды skill тулы сандык ачылды да аннан
затлы кара тун, шәп ат һәм матур ау кошы килеп чыкты. Болар Кобогылга
тиешле бүләкләр икәнен аңлап алдым. Аларны аңа бүләк иттем. Биргәнемне
бик рәхәтләнеп алды һәм болай диде:
— Мин яхшыга яхшымын,
Мин яманга яманмын,
Кул биргәннең колымын —
Хезмәтеңдә каламын.
Шуннан соң хәлләр гел яхшырып китте. Кобогыл мине саклый, аннан-
моннан сарайга якынлашкан дошманнарны җиңә башлады. Ханлыгыма,
байлыгыма кызыгучылар бу уенда бик күп. Әйтәм ич, кемнең хан буласы
килмәсен. Рәхәтләнеп алтын тәхеттә генә утырам, Кобогыл миңа алтын-
көмеш ташый. Хәлләр шәп.

Мультикта һәр ханның янында ханбикәсе була. Минем дә хатыным бар,
Йәникә исемле. Улым да бар — Кадыйрбирде. Кобогыл җыйган алтын-
көмешкә сөенеп яшәп ятканда кызларым туды. Әкияттәгечә утыз көн уен,
кырык көн бәби туен үткәрдек. Пыр тузып бәйрәм иттек.
Минем кызлар белән бер үк вакытта Кобогылның да улы туды. Ул аңа
Норадын дип исем кушты. Кобогыл да зурлап бәби туе уздырды.
Шулай рәхәт кенә яшәп ятканда, ханбикәм әллә нишли башлады. Пыр тузып
тирәмдә йөренә. Нәкъ әни кебек инде. Мине ачуланасы булса, әни дә бүлмәмә
бер керә, бер чыга. Көндәлегемне караган була, өстәлемне тикшерә. Андый
чакта каршы дәшмәвең хәерле. Менә Йәникә ханбикә дә нәкъ әни сыман
йөренә — яхшыга түгел бу. Бераздан яныма килде.
— Кобогыл синнән көчлерәк, — ди бу.
Менә сиңа мә! Чебеннән фил ясап, проблема уйлап чыгармаса, хатын-кыз
буламы инде ул, әти әйткәндәй. Йәникә һаман үзенекен тукый:
— Кара әле, хәерче Кобогыл хәзер кем булды?! Улы Норадын тугач,
безнекеннән ким туй үткәрмәде. Ул үзен синең белән тиң күрә. Синнән
көчлерәк тә әле ул.
— Ник алай дисең? — дим аптырап.
— Кобогыл яныңа кергәндә, син тәхетеңнән торып ук басасың. Үзең дә
сизмисең бугай. Аның үзеңнән көчлерәк булуын таныйсың дигән сүз ич бу, —
ди ханбикәм.
Минем дә ачу килә башлады.
— Ялганлама, хатын! — мин әйтәм. — Ул миннән көчлерәк түгел. Гомумән,
монда иң көчлесе мин! Кобогыл килеп кергәндә тәхетемнән торсам, исемем
Туктамыш булмасын! — дип кистереп әйттем.
— Ярар, — дип астыртын елмаеп чыгып китте теге.

Озак та үтмәде, яныма Кобогыл килеп керде. Өстемә кигән матур яшел
чапанымның кинәт тартылып куюына борылып карасам — блин! Чыннан да
тәхетемнән торып басканмын икән. Йәникә минем тунымның итәген тәхетемә
тегеп чыгып киткән булган. Хәйләкәр хатын! Кобогыл кергәндә мин үзем дә
сизмәстән торып басам икән бит. Әллә чынлап та миннән көчлерәк микән соң
бу Кобогыл…

Шулай дип уйлап куйдым гына — уен бетте. Смартфон экранына «Икенче
level тәмам» дигән язу чыкты. Минем сандыгымнан 70 skill чыгып очты.
Димәк, "Икенче level"да кайдадыр ялгыштым. Кайда икән?

Шактый озак уйнаганмын бугай, арыткан. Уен тәэсиреннән арынып та
бетәлмичә йоклап киттем.

Дәвамы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев