«Ханнар уены»-3 (Game of Khans)
...Һәм мин уянып киттем. Субра картның «Барысы да үзеңнән тора» дигән сүзләре колагымда яңгырый иде әле.
Төш
Төшемдә Субра бабайны күрдем.
Иртән мәктәпкә килгәнмен имеш. Тик анда беркем дә юк. Коридорлар буш, укытучылар да, укучылар да күренми. Безнең беренче дәрес — тарих дәресе. Аптырап тарих кабинетына киттем. Килеп керсәм, укытучы өстәле артында Субра бабай утыра.
— О! Сәлам, бабай! Син биргән уенны уйныйм. Бераз сәеррәк булса да, кызык уен, — дидем мин, күптәнге танышымны күргәндәй елмаеп.
— Сәлам, Чынгыз! Әәә, бик хуп, бик хуп, — дип кеткелди бабай. — Кызык булмаска! Идегәй үзе дә хикмәтле кеше иде.
— Син аны беләсеңмени? — дип, аптырап калам. Карале, минем исемне дә белә. Әйтмәгән идем бит.
— Бу дөньяда бик озак яшим инде мин, олан. Кемнәрне генә күрмәдем дә, кемнәрне генә белмәдем. Идегәй синең кебек малай чагында бу җирләр Алтын Урда дигән дәүләт җирләре иде. Аңа кадәр күп еллар элек менә син яшәгән ил — Идел буе Болгар дәүләте дип атала иде.
— Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәнен беләм. 1100 ел элек бит ул. Әллә син шул хәлләрне дә күрдем димәкче буласыңмы? Шыттырасың, бабай, — дип көлдем мин.
— Ә бәлки күргәнмен дәдер, — диде ул, хәйләкәр елмаеп. Елмайганда картның тонык зәңгәр күзләре кысылып үк бетә сыман. — Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләр иле иде. Йөз иллеләп шәһәре бар иде. Халкы бай иде, гыйлемле иде. 1236 елны бу җирләрне Бату ханның монгол гаскәрләре яулап алды. Аннан Алтын Урда — Олуг Урда төзелде. Син уйнаган уен менә шул Алтын Урда хакында инде.
— Ничек? Чын уенмени ул?
— Субра картның ялган сөйләгәне юк. "Идегәй«дәге каһарманнар барысы да чып-чын кешеләр иде. Алар нәкъ синең кебек бу җирләрдә яшәделәр. Нәкъ синең телеңдә сөйләштеләр.
— Хәзер уенда яшиләрме?
— Шулай дисәң дә була. Идегәй дә, Туктамыш та, Аксак Тимер дә исән чакларында уйнаган уеннарын һаман шулай дәвам итәләр. Чөнки алар бу җирдә яшәгәндә ялгышканнар. Нәрсәнедер дөрес эшләмәгәннәр. Алар көчле кешеләр иде, олы кешеләр иде. Ә олы кешеләрнең ялгышлары да зур була.
— Димәк, алар бу уенга бикләнгән? Төрмәдә кебек? — дип гаҗәпләнеп сорадым мин.
— Әйе, алар зинданда . Кылган хаталары төзәтелмәсә, тынычлык табалмаслардыр.
— Ничек ялгыштылар икән соң алар, Субра бабай? Хаталары шулкадәр зурмыни?
— Алар илләрен саклый алмадылар. Үзләреннән соң илләрен имин калдыра алмадылар. «Идегәй» уены — бик гыйбрәтле һәм куркыныч уен ул. Җирдә гел кабатланып тора торган уен…
— Мин сине аңламыйм, бабай.
— Аңларсың. Мине аңламас оланнар бу уенны уйный алмый. Син барысын да аңлаячаксың. Идегәйләр хатасын бәлки син төзәтә алырсың.
— Минме?!? — дип, аптыраудан кабатлап сорадым мин.
— Әйе, син. Нәкъ син, олан. Чөнки син теләсәң — Туктамыш, теләсәң — Идегәй, теләсәң кем була аласың. Барысы да үзеңнән тора.
...Һәм мин уянып киттем. Субра картның «Барысы да үзеңнән тора» дигән сүзләре колагымда яңгырый иде әле.
Өченче level
Җыенып мәктәпкә киттем. Урамда яз, апрель ае. Көн кояшлы булырга охшаган. Асфальт юл буйлап кар сулары ага. Мин ашыкмый гына автобус тукталышына атладым. Менә, гадәттәгечә, чүп җыя торган машина үтеп китте. Күрше өй астындагы икмәк пешерү йортыннан тәмле ис килеп калды. Эшкә ашыгучы абый-апалар, бакчага бармыйм дип көйсезләнүче бәләкәй малайлар-кызлар очрады. Барысы да нәкъ башка көннәрдәге кебек, күнегелгәнчә. Мин генә бераз бүтәнрәк сыман бүген.
Башка әллә нинди уйлар килә. Менә шушы мин атлап барган җир моннан миллион еллар элек тә булган бит. Күктәге бу кояш борынгы заманнардан бирле яктырта. Бу җир, бу кояш динозаврларны да, борынгы кешеләрне дә, Идегәйне дә, Туктамыш ханны да күргән ич. Кызык, бәлки Идегәй дә нәкъ менә шушы урынга басып, нәкъ минемчә күзләрен кысып, кояшка карап торгандыр. Биек-биек бу таш өйләр, асфальт урамнар, кибетләр, сәүдә үзәкләре төзелгәнче монда ниләр булды икән. Кемнәр яшәде икән? Нинди булдылар икән алар? Ә киләчәктә — ну, мәсәлән, ике йөз, биш йөз, мең елдан соң ниләр булыр?
Минем бу сорауларны кемгә дә булса бирәсем килде. Их, тукталышта тагын Субра очрасын иде. Ул ничек җавап бирер иде икән. Ләкин Субра бабай күренмәде. Автобус көтеп торучылар арасыннан күпме генә эзләсәм дә, ул анда юк иде.
Ник мәктәптә вакыт шулкадәр әкрен үтә икән ул, ә? Биш дәрес беткәч, ниһаять, өйгә ашыктым. Малайлар мәктәп стадионына футбол уйнарга чакырганнар иде, анда да калмадым хәтта. Аптырадылар инде. Гадәттә, футбол дигәндә мин иң беренче чабам. Тик бүген түгел. Бүген минем тизрәк өйгә кайтасым һәм "Идегәй«не уйныйсым килә.
Кайтып кереп, тиз генә өстемне алыштым, аннан-моннан капкаладым да уенны кабыздым. Киләсе этап — өченче level. Монда кайсы каһарман булып уйныйм икән: «Кобогыл», «Туктамыш», «Байморат» яки ...«Субра»?! Әлбәттә, Субраны сайладым. Карт һәм акыллы сәер бабай булып карыйм әле мин дә. Елмаеп төймәгә бастым.
...Күзләремне ачып җибәрсәм — бик матур бер бакчада икәнмен. Имән агачы күләгәсендә, гамаг сыман нәрсәдә рәхәт кенә тирбәлеп ятам. Тирә-якта кошлар сайрый, бал кортлары безелдәшә. Кулларыма күз төшердем. Абау, алар тире белән сөяктән генә тора. Бармакларым кәкрәеп-бөкрәеп беткән.
Якында гына елга ага. Яткан җиремнән көч-хәл белән торып, шунда киттем. Кулларым мондый «матур» булгач, йөзем ни кыяфәттә икән — елга суына иелеп карыйм әле, минәйтәм. Карасам, чын Субра бабай икәнмен. Чәчләрем ап-ак, битемне җыерчык баскан, чал сакалым билгә тикле җиткән. Бигрәк «чибәр» каһарман мин бу юлы! Кеткелдәп үз-үземнән көлеп тә куйдым әле.
Тояк тавышына башымны күтәрдем. Ни күрим: атка атланган берәү миңа таба юыртып килә. Килеп туктады бу. Атыннан төшеп, иелеп сәлам бирде. Тегенди-мондый гына карт түгеллегемне чамалый идем анысы. Болай ук хөрмәтләгәч, бик кирәкле кешемендер. Минем янга килүче — Туктамыш ханның чапкыны — хәбәр китерүче кешесе Байморат булып чыкты. Хан мине үз хозурына чакырткан икән. Байморат минем янга алты көн чапкан. Телефон-интернет булса, шалтыратып кына чакырган булыр иде дә. Алтын Урдада алар юк шул әле, дип уфтанып уйлап куйдым эчтән генә.
Хан янына барырга ризалаштым ризалашуын да, кечкенә генә бер проблема килеп чыкты: ат ияренә менә алмыйм. Икенче level ахырында сандыгымнан бик күп skill югалттым ич. Хәлем бөтенләй калмаган. Картлык та үзенекен итә. Атка менәрлек тә көчем юк. Кыскасы, мин имән төбендә утырып калдым, бичара Байморат хан сараена кире кайтып китте.
Кызык, Туктамыш ханга миннән ни кирәк икән? Йөз туксан биш яшьлек картның Туктамыштай олы ханга ни ярдәме тияр икән соң? Уйланып ята торгач, изрәп йоклап та киткәнмен инде әллә. Атлар пошкырган тавышка уянып китсәм, яныма алты ат җигелгән бик матур арба килеп туктаган. Ул арбага кат-кат мендәрләр түшәлгән, чәчәк таҗлары сибелгән. Бәрәкалла, ханга чынлап та бик кирәкле кеше булып чыктым бит әле мин болай булгач. Карале, мине алырга нинди транспорт җибәргән. Арба түренә кереп ятуым булды, атлар җай гына кузгалып та киттеләр.
Байморат әйтә:
— Хөрмәтле Субра чичән, хан сине тугларга чакыра, — ди.
— Ни турарга? — дим аптырап.
— Турарга түгел, тугларга, — ди бу, колак төбемдә кычкырып.
Уйлый торгач, исемә төште: көйгә салып шигырь сөйләүне «туглау» дип атыйлар. Мин бит Алтын Урдада бик билгеле чичән — шагыйрь. Хан миннән нәрсә турындадыр туглау көтә, димәк. Бик җитди әйбер хакындадыр, күрәсең.
Шагыйрь булсаң начар түгел икән ул. Карале, ничек кадер-хөрмәттә генә йөртәләр. Әдәбият дәресен яхшырак укырга, үземә дә шигырь язып карарга кирәк әле. Шагыйрь булып китсәм, мине дә президент янына текә машиналарда гына йөртерләр дип, хыялларга да бирелеп алдым арбада барышлый.
Мин килә дип хан бөтен биләрен — элитасын җыйган. Затлы-затлы киемнәрдән, хан тирәсендә тезелешеп утырганнар. Араларында Кобогыл да бар. Туктамыш хан мине түргә утыртты.
Шулкадәр дә олы кунак икәнмен, ялындырмый гына сүз сөйләү килешмәс, минәйтәм.
— Акыл кайткан картларда
Хан тыңлардай сүз булмас.
Янәдән әйтеп ни әйтим? — дигән булам Туктамышка.
— Кобогылның нинди кеше икәнен әйтеп бир, — ди бу.
Әһә, менә ни өчен чакырткан икән мине. Икенче level вакытында хатыны Йәнәкә әллә ниләр сөйләп йөргән иде шул. Ханның күңеленә шик төшкән икән болай булгач.
Вәкарь белән генә тамак кырып куйдым. Бүлмә тып-тын калды. Бөтенесе дә миннән сүз көтәләр. Нишләргә? Шулвакыт skill җыелган сандыкны ачып карарга кирәге исемә төште. Ачтым һәм аннан миңа ниндидер яңа көч күчте. Үземдә шулкадәр җиңеллек һәм кыюлык тойдым. Сөйлисе, җырлыйсы килеп тора. Әллә нинди матур-матур сүзләр телемнән шигырь булып коела башлады. Нәкъ гипнозланган кеше кебек менә. Үзем дә сизмәстән, көйли-көйли тезеп киттем:
— Мин картыңмын, картыңмын,
Күпне күргән картыңмын.
Күп батырны мин күрдем,
Күп батырны мин белдем,
Яшем йөз туксанга җиткәндә,
Чыкмаган җан йөргәндә,
Миннән дәвер үткәндә,
Сезгә дәвер җиткәндә,
Кобогылдай ирне мин
Бер күрмәгән картыңмын!
Инде мин кеше танымам,
Әгәр кеше танысам,
Котлыкыя би улы
Идегәй ул — Кобогыл!..
Бу сүзләрем ханга яшен суккандай тәэсир итте. Туктамыш янына җыелган кешеләр дә аптырап калдылар. Дөресен әйтим, мин үзем дә шок хәлендә. Икенче level үткәндә менә кайда ялгышканмын бит. Кобогыл — ул Идегәй икән. Беренче level вакытында Туктамыш юк итәргә кушкан Котлыкыяның улы икән ич ул! Минем сандыгыма алтын тәңкәләр — 70 skill коелды. Телефон экранында язу балкыды — «Өченче level тәмам».
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев