Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Ханнар уены» - Game of Khans (үсмерләр өчен повесть)

Лилия Гыйбадуллинаның ябык әдәби конкурста җиңгән әсәре.

Уен
Гап-гади көн иде. Дүшәмбе иртәсе. Мин мәктәпкә барырга чыктым.
Мәктәпкә автобуста барам мин. Җәяү йөрергә ераграк. Тукталышта торган
арада телефонны кесәдән алдым. Вакытны гына карыйсы идем дә, уен
кушымтасына кереп кителгән.
— Уйнарга яратасың икән...
Колак төбемдә үк ишетелгән тавышка сискәнеп киттем. Башны күтәреп
карасам — янымда бер карт басып тора. Тукталышта үзем генә идем кебек,
каян килеп чыкты соң әле бу? Бомждыр инде. Бигрәк сәер кыяфәттә.
Өстендәге озын яшел плащны берәр музейдан чәлдереп чыккан микән.
Аякларында — таушалып беткән читекләр, башында — әллә нинди борынгы
заман бүреге. Ап-ак сакалы биленә кадәр җиткән. Мин, көлеп җибәрмәс өчен,
борылдым да читкәрәк барып бастым. Бабай да миңа иярде. Блин. Хәзер акча
сорый башлар инде.
— Мин дә уйнарга яратам, — диде бу елмаеп һәм плащ кесәсен актара
башлады. Бераз кыштыр-кыштыр килгәч, кесәсеннән телефон чыгарды.
Соңгы модель айфон!!! Менә сиңа бомж!
— Әйе, уйнарга яратам мин, эхем-эхем... Яшәү — үзе уен.
Бабай чынлап та айфонында нидер кабызды, экранга иелде.
— Нинди уен бу, бабай?
— «Идегәй» дигән. Әллә кайчангы инде ул. Уйнаганың юкмы әллә?
— Юк. Ссылкасын миңа да җибәр әле. — дип, телефон номерымны әйттем.
Куллары калтыраса да бабай тиз генә язып алды һәм шунда ук миңа уен
сылтамасын җибәрде. Ул арада 7нче номерлы автобус килеп туктады —
минеке.
— Рәхмәт, бабай! Сау бул! — дип, автобуска ашыктым. Кереп утыргач,
тәрәзәдән карасам — тукталышка беркем юк. Кая югалды бу сәер карт?
Аптырап калдым. Тукта, миңа уен сылтамасын җибәрде бит, телефон номеры
бар. Ватсапта номеры янына исеме язылгандыр, карыйм әле. Бабайның
телефон номеры 000-1269-1502 икән. Исем урынында «Субра» диелгән.
Телефоны да, исеме дә үзе кебек сәер. Әни чит кешеләр белән сөйләшергә
кушмый. Телефон номерымны да биргәнемне белсә, ачуланачак инде. Бераз
икеләнеп тордым, шулай да бу номерны «Субра бабай» дип телефоныма
саклап куйдым. Начар кешегә охшамаган ич.

Беренче level
Субра бабай биргән уенга мәктәптән кайткач кына керә алдым. Көне буе шул
турда гына уйлап йөрсәм дә, вакыт булмады. Сыйныфтагы дусларга сөйлисем
килгән иде дә, әйтми түздем инде. Башта үзем уйнап карыйм әле. Бәлки
кызыклы уен түгелдер, «отстой» дип көләрләр.
Өйгә кайтып кердем, киемнәремне алыштырдым да, телефонны кулга алып,
диванга җәелдем.
Субра җибәргән ссылкага басуым булды, уенга кереп тә киттем. Миңа таныш
түгел музыка уйнап җибәрде. Якында гына җил искән, ут янган, су
челтерәгәндәй тоелып куйды. Бизәлеше бик реаль ясалган. Монда да этаплар
бар икән. Алар «level» дип атала. «Беренче level» дигәненнән башлыйсы.
Анда кергәч, каһарман сайларга кирәк: «Туктамыш», «Котлыкыя»,
«Җантимер», «Төкле Аяк», «Аксак Тимер». Әллә нинди сәер исемле
персонажлар. Озак уйлап тормадым, «Җантимер» дигәненә бастым.
Кинәт шунда әллә нәрсә булды. Бүлмәм дә, мин яткан диван да, телефон да
юкка чыкты. Мин бөтенләй башка бер җирдә басып калдым. Аптыраудан
кычкырып җибәрмәкче идем дә, тавышым чыкмады, кычкырып та булмый.
Як-ягыма карандым. Зур, якты, бик матур бер залда басып торам икән. Зал
түрендә алтын кресло, анда кысыграк күзле, кара сакаллы, озынча киемнәр
кигән бер абый утыра.
Идәннәрдә төрле төсле келәмнәр. Стеналар матурлап бизәлгән. Зур тәрәзәләр
бар. Аннан шәһәр күренеп тора: таш йортлар арасыннан биек-биек ак
манаралар күтәрелгән. Урамда кеше тавышлары, ниндидер көйләр ишетелеп
куя. Алтын креслода, дөресрәге тәхеттә2 йокымсырап утырган абзый
күзләрен ачты. Башын күтәреп, тамак кырып куйды. Бүлмәгә кемдер кереп
килә икән: як-якка ачыла торган зур ишектән тагын бер абзый күренде.
Ишекнең ике ягында сөңгеләр3 тотып, кылычлар4 асып торган ике сакчы аны
баштан-аяк күзәтеп калдылар. Килгән кеше ике кулына ике кош баласы
кундырган.
Төш күрәм бугай, дип күзләремне чытырдатып йомдым да кире ачтым. Ләкин
берни дә үзгәрмәде. Янымда гына торган кечкенә өстәлгә күзем төште. Аңа
матур кувшин, чынаяклар куелган. Кувшиннан су алыйм дип иелгәндә, анда
үземнең чагылышны5 күреп, тагын шаккаттып калдым. Көзге сыман
ялтыратып эшләнгән савыттан миңа зур гәүдәле, ак сакал-мыеклы, киңрәк
борынлы һәм зәңгәр күзле бер бабай карап тора иде. Чынаяк тоткан
кулларыма карасам — алар шундый зур! Аякларымда — киң кунычлы6
читекләр, өстемдә көмеш белән чигелгән матур киемнәр. Башым әйләнеп
егылмас өчен, тизрәк су эчеп куйдым.
Кинәт миңа бик тыныч һәм рәхәт булып китте. Ә ник борчылырга соң? Мин
бит монда барысын да беләм. Мин — Җантимер. Алтын Урда дигән зур
дәүләттә, Сарай дигән олы шәһәрдә яшим. Бу татар дәүләте, ханы —
Туктамыш хан. Тәхеттә утырган кеше шул Туктамыш инде. Мин аның
ярдәмчесе, ханның балаларын да тәрбиялим. Үземнең дә алты улым бар.
Яңа гына килеп кергән кеше — Котлыкыя. Ул ау кошларын7 караучы. Алтын
Урдада хөрмәтле саналган һәр ир-атның ау кошы бар — ауга чыкканда үзе
белән ала торган лачыны. Ир-егетләр атның да, кошның да их яхшысын,
затлысын сайларга тырыша. Әмма иң шәп ау кошы, билгеле, ханның үзендә.
Даны тирә-як илләргә үк таралган Төкле Аяк исемле лачын ул. Туктамыш
аның белән бик горурлана.
Узган ел Туктамыш ханга дошманы Тимер хан хат язган. Төкле Аякны миңа
бир, дигән. Хатны укыгач, Туктамыш бер агарды, бер күгәрде — бик
ачуланды. «Аксак Тимер, сиңа тычкан аулый торган карчыга да бик җиткән.
Үземнең лачынымны сиңа бирмәм» дип җавап язган.
Тимер хан аксаклап йөри, шуңа аны «Аксак Тимер» диләр. Үзенә алай дип
әйтмиләр, билгеле. Тик безнең Туктамыш хан турысын әйтеп язган. «Ил
булганга — ил булам, яу булганга — яу булам» дип тә өстәгән, диләр. Хәерлегә
булсын.
Аннан соң инде бер ел үтте, яз җитте. Кошлар бала чыгардылар. Төкле Аяк та
ике бала чыгарган, диләр. Аларны очарга өйрәтер чак та җитте. Туктамыш
Котлыкыяны шуңа чакырткан да инде. Төкле Аяктан туган балаларны күрәсе
килгән. Котлыкыя кулындагы бу ике кош шулар булса кирәк.
Менә Колыкыя аларны ханга тапшырды. Хан кошчыкларны чөеп-чөеп карый,
ләкин берсе дә оча алмый, канат та кагынмыйлар. Күрәм: Туктамыш хан
ачулы. Тәхетеннән торып ук басты. Калын тавыш белән:
— Котлыкыя, болар минем лачынымнан туган нәрсәләр түгел. Миңа үз
кошларымны китер, — дип җикеренде.
— Ханым, Төкле Аяк картайды. Сау-сәламәт бала чыгара алмый инде ул. Бу
ике кош — ул салган йомыркалардан чыккан кошлар, — диде, аклангандай
Котлыкыя.
Туктамыш ханның ачуы кызганнан-кыза. Иреннәре кысылган, калын
кашлары җыерылган. Зәһәр тавыш белән тезеп китте:
Дәвер кемнең дәвере? —
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? —
Туктамышның заманы! Ә син, акчага кызыгып, Аксак Тимергә сатылгансың.
Данлыклы Төкле Аягымның нәселен минем дошманыма биргәнсең.
Ачуыннан шартлар чиккә җиткән Туктамыш үз янына сугышчыларын
чакыртты. Котлыкыя бине һәм аның нәселен юк итәргә боерды.
Котлыкыя — минем якын дустым. Дустымны якларга тиеш идем. Тиз генә хан
янына барып, башымны идем.
— Әй, ханиям, ханиям!
Җир киткәндә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил киткәндә ни калыр?
Ил киткәндә йорт калыр,
Йорт киткәндә сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел киткәндә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр;
Баш киткәндә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
Йорт урнында яу калыр;
Яу чапканда ни калыр?
Ялгыз башы каңгырап,
Чүл далада тинтерәп,
Дуадактай хан калыр, — дип көйләп тезеп киттем мин, нәкъ рэп укыгандай. Бу
сүзләрне каян табып бетергәнмендер инде. Хан мине бүлдерми тыңлап тора.
Дөрес һәм матур итеп сүз сөйли алу авторитет өсти бездә. Сөйли белмәсәң,
авызыны ачмавың хәерле. Шуннан, Котлыкыяны яклап, болай дидем:
— Котлыкыя ялгышкан. Хатасын кичер. Хатасын кичерә алмасаң да, баласын
исән калдыр.
Котлыкыяның әле бишектә генә яткан улы барын белә идем. Туктамыш бик
нык ачулы шул. Минем сүзем белән килешмәде. Хыянәт — бик олы хата.
Ханның горурлыгы булган ау лачынының балаларын дошманга сату —
дәүләткә хыянәт итү инде ул. Туктамыш моны гафу итә алмады. Сугышчылар
Котлыкыя дустымны алып киттеләр...
Мин ни дә булса эшләргә кирәген аңлап алдым. Гүя мине эчке бер интуиция
куалый иде. Тизрәк Котлыкыяның өенә ашыктым. Туктамышның
сугышчылары анда барып җиткәнче, өлгерергә кирәк иде. Һәм мин алардан
җитезрәк булып чыктым. Бишектә яткан кечкенә малайны итегем кунычына
яшердем дә өемә алып кайттым. Ул баланы итегемнән алдым һәм аңа
«Идегәй!» дип эндәштем.
Шул исемне әйтүем булды — бар да кабат үз урынына кайтты: мин телефон
тоткан килеш диванда утырам. Экранда алтын хәрефләр белән язу җемелди —
«Беренче level тәмам». Экран тулып миңа бик күп skill — көмеш тәңкәләр
коелды. Экран өстендәге сандыкка 77 skill җыелды.
Вау! Супер! Болай ук реаль уен уйнаганым юк иде әле.

Дәвамы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев