2 октябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 745 машина йөртүче тимер юл кичүләрендә кагыйдә бозган өчен җавапка тартылган
Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне тимер юл кичүләрендә аеруча игътибарлы булырга чакыра.
-
Аю белән урманчы
Яшәгән, ди, булган, ди, урманчы. Ул гел урманны саклаган.
-
Алабуга шәһәренә сәяхәт
Яр Чаллы шәһәре 52 нче мәктәп укучылары яза.
-
Татарстанда “Өлкәннәрне карау-тәрбияләү” мәктәбе ачылды
Урын өстендә ятучы өлкәннәрне карау-тәрбияләү буенча туганнарын укыту пилот проектында 60 татарстанлы катнашкан.
-
Әлфия Авзалова исемендәге конкурс-фестиваль старт ала
Ул сәләтле яшьләргә ярдәм итү, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру һәм милли татар сәнгате традицияләренә нигезләнгән һөнәри осталыкны камилләштерү максатыннан оештырыла.
-
«Күңел җылысын бүләк ит» акциясе
Яр Чаллыда 1 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр ел саен үткәрелеп килүче «Күңел җылысын бүләк ит» акциясе уза.
-
Халыкара олимпиада: безнекеләр сөендерде!
Мәскәүдә укучыларның икътисад буенча беренче Халыкара олимпиадасы төгәлләнде.
-
Шөкәтсез каз бәбкәсе
(Ханс Кристиан Андерсенга ияреп). Борын-борын заманда да, үткән гасырда да түгел, үзебезнең чорда ямь-яшел чирәмле бер ишегалдында булган ди бу хәл. Кар эреп, көннәр җылына башлау белән ана каз сигез йомырка салган да бәбкә чыгарырга утырган. Бу йортта бик шук малай яши икән. Ул иртән иртүк кояш нурларына тотынып уяна да көннәр буе яланда чаба, су буйларын урый, агач башларына үрмәли икән. Бервакыт камышлы күл буйлап атлаганда ул буш ояга тап булган. Ояда бердән-бер йомырка ята икән. Малай күп уйлап тормаган, йомырканы алган да өенә чапкан. Кайткач, беркем күрмәгәндә, аны каз оясына салып куйган.
-
Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен 192 коммерцияле булмаган оешма көрәшәчәк
Татарстанның Министрлар кабинетында социаль проектлар тормышка ашыручы коммерцияле булмаган республика оешмаларының конкурс гаризаларын хупладылар.
-
Алтын көз
82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасының 5нче төркеменнән хәбәрләр
-
Чаллыда «Укытучыны котла» акциясе башланды
Шәһәр укучылар Советы һәм Россия укучылар хәрәкәтенең Яр Чаллы штабы ел саен үткәрелә торган «Укытучыны котла» шәһәр акциясен башлап җибәрде.