Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ютубта балалар өчен яңа татарча канал - Bibi tatarbaby

Видеолар карый торган сервис - Ютубта балалар өчен нинди генә видеоканаллар юк.

Күңел ачу өчен, өйрәнү, тәрбия буенча дисеңме, тик бар да рус һәм чит телләрдә. Ә татарча видеоканаллар юк диярлек.
Мәсәлән, чәчһәвәс, журналист, милли җанлы кеше Илназ Кадыйров үзенең уллары белән «Хәким дуста кунакта» дигән видеотапшыру төшергән иде. Тик ул әлегә бер генә серияле.

Татар балалары һәм әти-әниләре өчен яңа реурс - балалар өчен шушындый юнәлештәге видеолар төшерүче яңа бер канал барлыкка килгән.

Ул Bibi tatarbaby - «Биби татар баласы» дип атала. Каналда шагыйрә, журналист, «Тере тынлык», «Файдалы туңдырма» шигырь җыентыклары авторы Ләйсән Фәтхетдинова үзенең кызларын төшергән видеоларны урнаштыра.

Каналның шигаре - «Татар балаларын үстерәбез. Бергә уйныйк!».

«Үзебез өчен, гади күңел ачабыз, үсәбез һәм үсеш алабыз. Уен аша балаларга татар телен өйрәтегез. Киңәш-тәкъдимнәргә без ачык, языгыз!

Дуслар, эшебезнең әле башы гына. Идеяләребез күп, сыйфат ягыннан да үсәргә кирәклеген аңлыйбыз. Бу эшебез үзенчә бер телебезне үстерүгә, саклауга бер өлеш кертү булсын иде, дибез. Кушылыгыз! Дусларыгызга сөйләгез, ошаса инде, әлбәттә. Теләсәгез, сезнең яки балаларыгыз белән дә "хезмәттәшлек"кә ачыкбыз», дип язган Ләйсән. 

 

Чын, саф, матур татар телендә сөйләшкән балаларны күреп башка әти-әниләрнең дә үз балаларын татарча сөйләшергә өйрәтергә теләкләре уянсын иде. Әйдәгез, Bibi tatarbaby каналына бергәләп язылыйк. Яңа, матур татарча балалар өчен каналлар күп булсын, булганнары үссеннәр.

Балаларга бигрәк тә яңа уенчыкны яисә ашамлыкны ачуны төшергән видеолар ошый.

Бу юнәлеш анбоксинг дип атала (инглизчә - unboxing, русча - распаковка). Видеокамера каршында яңа товарны (ул уенчык, яңа техника булырга мөмкин) яки ризыкны тышлыгыннан арындырып, аның бөтен үзенчәлекләрен күрсәтү. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев