Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда өченче мәртәбә Шәүкәт Галиев премиясе лауреатларын бүләкләделәр

Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия үткән ел нәтиҗәләре буенча «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән 4 укучы һәм бер өлкән язучыга бирелә.

Тантана фотолары әлеге альбомда.

Премияне «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм Татарстан язучылар берлеге гамәлгә куйды.

Быелгы тантана Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясендә үтте. Бәйрәмне 54нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Таһир Шәйдуллин белән «Көмеш кыңгырау» журналисты Гөлинә Гусамова алып барды.

Кичәнең максаты - газетаның актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң-иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый  премияләр тапшыру иде.

Бәйрәмгә республиканың төрле районнарыннан «Көмеш кыңгырау» белән даими элемтәдә булган яшь хәбәрчеләр, аларның укытучылары, иганәчеләр һәм мәртәбәле кунаклар җыелды.

 

Мөхтәрәм кунаклар арасында:

Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил Миннемөхәммәт улы Сафин,

"Татар-информ"ның татар редакциясе һәм "Интертат" электрон басмасының баш мөхәррире  Рәмис Латыйпов,

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров,

күренекле балалар язучысы Алмаз Гыймадиев,

Чаллының «Мамадыш» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Фәттахов һәм башка танылган шәхесләрне күрергә мөмкин иде.

Җыелган кунаклар Шәүкәт ага турында видеоязма карап аның тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар. Тамашачылар алдында 54нче гимназия укучылары Камилә Абдрахманова «Җәй төсләре» биюе белән, Лилиана Шәңгәрәева «Көймә» җыры белән, Даниль Шакуров «Кулда тальян гармун» җыры белән чыгыш ясадылар. 

Чаллының 2нче гимназиясендә эшләп килгән «Тылсым» театр түгәрәге кызлары Инзилә Абдуллина белән Наилә Вәлиева Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәреннән өзек уйнап күрсәттеләр.

Чаллының 84нче лицей укучысы Данил Сәйфуллин «Кил инде, иркәм» җырын, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты Гөлинә Гусамова Шәүкәт Галиев сүзләренә язылган «Тамчылар тамар чаклар...» җырын башкарды.

 

Шулай итеп, 2022 елгы Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары:

 

Язучы, журналист, Язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Марс улы Гыймадиев.

 

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы Чаллы Башы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

 

Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

 

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы.

 

Илүзә Сабирова, Казан шәһәре 2нче гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы.

 

Аеруча активлык күрсәткән һәм иҗади уңышларга ирешкән укучылар Татмедиа АҖ дипломнары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясеннән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Тантанадан соң кайбер лауреатларыбыз белән аралашып алдык.


Беренче тапкыр премия тапшыру тантанасы 2020 елның 21нче сентябрендә үткән иде ► бу хакта тулырак

Икенче тапкыр премия тапшыру 2021 елның 12нче апрелендә үтте ► бу хакта тулырак

Шәүкәт Галиев әсәрләре ► бу хакта тулырак

«Көмеш кыңгырау»га онлайн язылу ► биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!!! Бик кирәкле эш♥️?балаларны үсендереп торасыз?

    Теги: шәүкәт галиев премиясе