Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшыру тантанасы үтте

16нчы сентябрь көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә 2019 елда «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән авторларга әдәби-иҗтимагый премия тапшырылды.

Тантанада Татарстанның язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар һәм шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зимфира Исламова, Сирень Якупова, Флера Мәрданова, Лилия Фәттахова, Рәкит Әбдельмәнов һәм премиянең хәйриячесе Римма Идиятуллина бар иде. ⇒Фотолар биредә

Шәүкәт Галиев исемендәге премия быел беренче тапкыр тапшырылды. Әлеге премиягә 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән автор һәм кызыклы, әдәби яктан камил шигырь, хикәяләре газетада дөнья күргән дүрт укучы бала лаек дип табылды.

Ул лауреатлар - язучы Рәшит Бәшәр,Чаллының 41нче мәктәп укучысы Роза Әмирова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова белән Инсаф Гатауллин һәм Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин.

Фотода сулдан уңга - Әдилә Мингарипова, Инсаф Гатауллин, Әмир Фәрхуллин, Роза Әмирова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Факил Сафин чаллы шәүкәт галиев шәүкәт галиев премиясе рәшит бәшәр данил салихов

2
X