Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Көмеш кыңгырау» газетасы авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшыру тантанасы үтте

Премия икенче тапкыр тапшырыла. Бу кичә республиканың төрле районнарыннан җыелган яшь иҗатчылар өчен үзара аралашу, язучылар, журналистлар белән танышу, тәҗрибә туплау чарасы булды.

“Көмеш кыңгырау” газетасы менә инде икенче тапкыр ел дәвамында иң актив булып, язмаларын газетага җибәреп торган егет-кызларына Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыра.
Бүгенге тантанабызга язучылар, әдәбият сөючеләр, газетабызның актив хәбәрчеләре жыелды. “Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов үткәргән мастер-класстан башланып киткән тантана газетабызның беренче мөхәррире Нәсимә Садыйкова, озак еллар дәвамында баш мөхәррир булып торган күренекле язучы Факил Сафинның истәлек-хатирәләре белән укучыларның чыгышларына тоташты.

Быелгы премия лауреаты язучы, шагыйрь Мөҗәһит абый Әхмәтҗановның гаҗәеп талантлы кеше икәнлеген күрдек: кубыз, сорнай, немец гармошкасы, “Саратовский” гармуны – нинди генә уен коралында уйнамый ул!

Ә бәйрәмгә җыелган балаларыбыз барысы да искиткеч сәләтле иде.

Башка видеолар► безнең ютуб каналда.


Быелгы лауреатларыбыз - Арча районы Наласа мәктәбе укучысы Әнвәр Мөхетдинов, Балтач районы Түнтәр мәктәбе укучысы Гөлназ Әхмәдиева, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбе укучысы Лиана Габбасова, Чаллы шәһәренең 41нче мәктәп укучысы Диләрә Кашапова – нәфис сүз осталары да икән әле. Алия Нурисламова, Инзилә Абдуллина, Язилә Хисамова... Язилә - 30нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы, Венера Ганиева оештырган “Сандугач” конкурсында гран-При иясе, республикакүләм “Йолдызлык” бәйгесе җиңүчесе!

Язилә хакында тулырак укыгыз►Язилә суперфиналга җыена!

Чыгыш ясаучыларның берсе дә очраклы гына сайланган балалар түгел. Барысы да безнең газетабызның беренче бите “геройлары” яки безнең авторларыбыз.
Бик рәхмәтле без аларга. Сәләтле балаларны күрә белүче, үстерә белүче мөгаллимнәргә, әти-әниләренә дә рәхмәт. Безгә дә рәхмәт юллаган смслар килә башлады. Кемнәрнедер сөендерә алуыбызга без дә чиксез шат. 

Лилия Фәттахова.

Фоторепортаж безнең галереядә.

 

Бу чара хакында «Татар информ» язмасы.►«Көмеш кыңгырау» редакциясе 25 еллык юбилеенда Шәүкәт Галиев премиясен тапшырды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәүкәт галиев премиясе