Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Балалар белән төркемдә уйныйбыз

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге - уен. Уен аша күңел ачу да, нәрсә дә булса өйрәнү дә мөмкин. Бу язмага балалар бакчаларында, дуслар белән җыелганда уйный торган кайбер уеннарны тупладык.

Балалар белән әти-әниләр өчен уеннар

Вак мо­то­ри­ка өчен фай­да­лы 10 уен

«Игътибар: флагчык!» уены

Тәрбияче балаларга төрле төстәге өч флагчык күрсәтә. Аларның һәрберсенә билгеле бер эш-хәрәкәт туры килә: кызыл – сикерергә, яшел – кул чабарга, зәңгәр – урында атларга. Теге яки бу флагчык күтәрелүгә карап, балалар тиешле эш төрен башкара.

Уен бүлмәсе

«Мин сиңа ... бүләк итәм» уены

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Чиратлашып бер-берсенә борылалар һәм нинди дә булса бер яхшы теләк телиләр. Мәсәлән, «мин сиңа (сәламәтлек һ.б.) телим», яки «Мин сиңа ...(елмаю) бүләк итәм».

«Саубуллашу» уены

Әлеге күнегү дуслашырга һәм бердәм булырга ярдәм итә. Балалар түгәрәк ясап басалар, бер-бер артлы үз исемнәрен әйтәләр һәм, кулларын сузып, уч төпләрен тидерәләр. Барысының да куллары бергә тоташкач, хор белән кабатлыйлар: «Сау булыгыз, бу – Без!».

Сабыйларның хәтерләрен үстерүче күңелле күнегүләр.

Үз кулларыбыз белән уен ко­рал­ла­ры ясый­быз

Яшьләр уены

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев