Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ни өчен иртәнге ашны ашамыйча калдырырга ярамый?

Иртәнге аш белән без көне буена җитәрлек энергия запасы алабыз.

Иртә белән көндәлек азыкның дүрттән бере күләмендә ризык ашау хәерле. Файдалы иртәнге аш түбәндәге продуктлардан тора: сөт ризыклары (аксым һәм кальций), ботка (озак үзләштерелүче углеводлар), җиләк-җимеш (витаминнар һәм клетчатка).

Яшәр өчен безнең организмга һәрдаим энергия һәм файдалы матдәләр кирәк. Боларның барсын да без азык аркылы алабыз. Ашкайнату системасында ризык кисәкләре ашказаны согы ярдәмендә эшкәртелә. Нәтиҗәдә продуктлар бик вак кисәкчекләргә - туклыклы матдәләргә таркалалар һәм ашказаныннан кан тамырларына таралалар. Ә кан аларны организмның кирәкле урыннарына илтеп җиткерә.

Азык аркылы организм түбәндәге матдәләрне ала:

углеводлар - алар безгә энергия бирә;

майлар - энергия запасы бирә һәм организм эшчәнлегендә катнаша;

аксымнар - төзү материалы;

витаминнар - сәламәт булырга ярдәм итә;

су - аннан башка бер организм да яши алмый.

Суны бер тәүлеккә күпме эчәргә?

Диетологлар ботканы иртәнге ашка иң яхшысы дип саный. Кайсы ярма нинди үзлеккә ия?

Хәтерне яхшыртучы 10 продукт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иңгә кичке ашны ашамыйча калдырсаң була инде ☺️☺️☺️