Көмеш кыңгырау

Алтын балык (чын әкият) 

Мәхмүт Газизов әкияте.

Искәндәр балык тотты, 
Камага барып тотты. 
Бисмилла! дип, кармагын 
Бик еракка ыргытты. 
Алтын балык тотам дип, 
көн буе арып тотты. 
Ашарын да онытты, 
эчәрен дә онытты, 
агач төбендә яткан 
биштәрен дә онытты; 
биштәрендә биш селәй 
нишләрен дә онытты... 
Ә сез алтын балыктан нәрсә сорар идегез?
Көне буе балыкчы 
ни каптырды, карыйкчы— 
түгел санап чыкмалы, — 
ниләр генә тотмады: 
алабуга тотмады, 
ала балык тотмады, 
бәртәсләрнең тук мәле, 
шымбылар да юк әле. 
Черт-черт чиртми корбаннар, 
ахры, киңәш корганнар; 
җыелып килгәннәрдер, 
кармакны күргәннәрдер, 
корбан булмыйк, кырыйга 
йөгерик , дигәннәрдер... 
Алтын балык алданмый, 
җимне миннән алдан, ди, 
алсын башта вак башлар, 
комкорсаклар, ташбашлар, — 
шулар ише бүтәннәр... 
Нурларга басып бии ак канатлы күбәләк...
Кармак сабын Искәндәр 
Ник 
кинәт 
бик нык тотты? 
Әһә! 
Капты! 
Зур опты! — 
дигән иде, ул опты... 
бер кәвеш булып чыкты. 
Хи-хи! — көлде Искәндәр, — 
кая ташлап киткәннәр. 
Безгә сабак булды
Бераздан карасамы — 
Бөгелә кармак сабы; 
ал, 
тотып кал, 
калкавыч 
бер бата, бер калка ич! 

Чү, чуртан булмагае, 
таба тикле маңгайлы! — 
дигән иде, ул чуртан ... — 
иске кәнсир калае. 
Сә­я­хәт­че куян
Тьфү! — диде Искәндәр, — 
Суга ташлап киткәннәр. 
Кызык иде баштарак, 
хәзер көлми, башкарак... 

Су төбеннән күп чыга: 
черек- мерек төп чыга, 
тишек резин туп чыга, 
кырык төрле чүп чыга, 
ертылган яулык чыга 
Искәндәр балыкчыга. 
Йә эләгә тун җиңе, 
бармы әллә ун җиңе? 
Бу юлы да кармакка 
капты ике уң җиңе... 
Ананың үз сүзе
Яр буйлап әллә ничә 
урынга күчә-күчә 
балык тотылмый торгач, 
көн дә авыша кичкә. 
Эләкми алтын балык. 
Кирәкми алтын балык, — 
ярар иде берсе дә 
мәчегә кайтсаң алып. 

Җитте! дигәндә генә, 
киттем! дигәндә генә, — 
куаныч балыкчыга: 
калкавыч бата- чума! 
Ялт итеп килә-чыга 
шар күзле бер... 
шыртлака! 
Чыга да тел шартлата. 
Елгадан илче булып 
чыктым суны ярып, ди; 
балык зарын әйт әле 
Президентка барып, ди. 
Нишләп суны пычрата 
кеше дигән халык, ди; 
безнең өскә чүп ата, 
булмый сулыш алып , ди. 
Көмеш балык та начар, 
бакыр балык та качар; 
Камада мин калырмын 
булып алтын балык, ди. 
Балык тоту серләре
Балыкчыбыз шакката: 
шыртлака тел шартлата! 
Кешеләргә үпкәләп, 
шелтәләп , елап ята. 
Еш-еш сулый шыртлака, 
гыҗ-гыҗ сөйли шыртлака. 

Ничек яшәсен елга, 
шыртлакасыз калыпмы? 
Кире җибәрә суга 
малай 
алтын балыкны! 
Кипкән балык... ачлык игълан итә
Рәхмәт, дигәне шулмы, 
Рәхәт, дигәне шулмы, — 
Койрыгын сыртка салып, 
тирәнгә чума балык. 
... Менә шундый эш- хәлләр. 

Көне буена Искәндәр 
елгада балык тотты. 
Тота-тота ялыкты. 
Аны очкылык тотты. 
— Ярар! — диде балыкчы, 
кармагын җыеп тотты; 
биштәрен эзләп тапты, 
биш селәй-суалчанны 
суга атты, ыргытты. 
Алтын балык шыртлака 
гозерен истә тотты, — 
һәм Искәндәр тотты да 
өенә 
түгел менә! — 
Кремльгә юл тотты... 

Табигать кешесе ул, — 
Балыклар илчесе ул!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: