Көмеш кыңгырау

Кипкән балык... ачлык игълан итә

Бүген татар язучысы, шагыйрь, журналист Ләбиб Леронның туган көне.

Биш Борчак мәктәбендә, укучыларның һәммәсен таң калдырырлык, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән сәер вакыйга булды: Мөрәдис ачлык игълан итте!
Бер коридорлы мәктәпнең төрле классларында алты Мөрәдис укый, әмма бу хәбәрне ишеткән укучыларның берсе дә яңалыкны ирештерүчедән:
—  Кайсы Мөрәдис? — дип сорамады.
Чөнки җитмеш дүрт еллык тарихы булган агач мәктәптә мондый эшне бары тик бер генә Мөрәдис, ул да булса Кипкән Балык кушаматлы Мөрәдис кенә эшләргә мөмкин. Балык тәңкәсе кебек чәпелдәп ябышкан әлеге кушамат Мөрәдискә ике төрле сәбәп аркасында сыланды. Беренче сәбәп — Мөрәдис кипкән балыкны үлепләр ярата. Икенчесе — кыяфәте белән ул үзе дә тач кипкән балыкны хәтерләтә.
Ябык Мөрәдис кабарынган күркәгә охшаган тәмлетамакларга караганда да гаярь ашамсак һәм эчемсәк иде. Аның баллы-тозлы, әчкелтем-төчкелтем ризыкларны һәм эчемлекләрне бер үк вакытта ашап-эчүен күргән укучылар:
—  Ачлык игълан иткән итүен, тик менә абыйсы Дөлфәт тотып киптергән балыкны ашамыйча ничек түзәр микән ул?
—  Бал-май ягылган ипи белән шәлперәйгән тозлы кыярсыз нишләр микән?
—  Шомырт бөккәне белән тары ярмасы боткасын ашамыйча, ачыган катык белән ширбәтле су эчмичә нишләргә уйлый икән?—диеп баш ваттылар.
Коридорда чыш-чыш дәвам итте.
—  Ә ни өчен ачлык игълан иткән соң Мөрәдис? — диде кайсыдыр.
—  Дәрес вакытында да ашарга рөхсәт алмакчы,— диде Мөрәдиснең партадашы Нияз.
—  Кайчанга кадәр ач тормакчы микән? — диде кемдер.
Шулчак әллә каян гына Мөрәдис үзе пәйда булды.

Ул бәрәңге өчпочмагы тоткан кулы белән җәһәт кенә борын астын ышкып алды да:
—  Ә мин ач торуны туктаттым инде,— диде. Бәрәңге өчпочмагы тотмаган кулындагы әче яшел борычны чыртлатып капты һәм аны тәмләп чәйни-чәйни:
—  Ләкин көрәшне туктатмаска исәп! — дип тә өстәде.
Ул арада озын тәнәфәс беткәнен белдереп кыңгырау чылтырады.

Ләбиб Лерон 1961 елның 11 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.

19691979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 19861988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә. 2013 елның декабреннән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.

 

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: