Көмеш кыңгырау

Алтын балык

Ә сез алтын балыктан нәрсә сорар идегез?

Кечкенә генә шәһәрдәге бер йортның бәләкәй генә бүлмәсендә Алсу исемле кыз яшәгән, ди. Кыз бик матур, тәртипле, тырыш булган. Аның Диләрә исемле апасы да бар икән. Диләрә мәктәпкә йөри алмаган,  чөнки  аяклары йөрмәгән. Авыру кызын карап әнисе дә өйдә генә торган. Ә әтисе заводта эшләгән. Аларның тормышлары бик авыр булган. Акчага интегеп яшәгәннәр.

        Кыз җәй көннәрендә ел саен гаиләсе белән авылга кунакка кайта торган булган. Авылдагы туганнары аны туйганчы каймак, сөт белән сыйлаганнар. Ерак апасы пешергән бәлешләр, өчпочмакларны ул шәһәргә кайткач та сагынып искә алган. «Эх! Безнең дә авылда өебез булса иде, дип хыялланган кыз. − Үзебезнең бакчада бәрәңге, кишер, суган да үстерер идек. Бәлки, сыерыбыз булса, сөтен сатып апаны да терелтер идек,» − дип уйлаган ул.

     Менә кышкы бер көндә, мәктәптән кайткач, ул елга буендагы тауга чана шуарга киткән. Тау шундый текә булган, чана аны коштай очыртып әллә кая бик еракка алып киткән.  Караса, ерак түгел боз өстендә балыкчыларның балык тотып утыра икән. Алсу алар янына килгән. Бер балыкчы абый, кызның берүзе генә чана тартып йөрүен күргәч, ачуланган: «Зурлардан башка үзеңә генә йөрергә ярамый, бу бик куркыныч,» − дигән.

Шул арада балыкчының кармагына балык эләккән. Ул аны тиз генә боз өстенә тартып чыгарган. Ни күрсеннәр, балык шундый матур, алтынсу төстәге тәңкәләре ялтыр-йолтыр килә! Кызның исе китеп карап торуын күргәч, балыкчы абзый аңа әлеге балыкны бүләк иткән. Алсу шатлыгыннан кая басканын да белмичә, өенә йөгергән. Әнисенә үзе белән булган хәлләр турында түкми-чәчми сөйләп биргән.

       Савытка су салып, кыз балыкны шунда җибәргән. Ул аңа ашарга биргән, атна саен суын алыштырып торган. Шулай көн арты көн үтеп, балык әкренләп үскән.

       Менә беркөнне Алсу мәктәптән елап кайтып кергән. Аны бер кыз, матур киемнәрең дә юк бит, дип бик рәнҗеткән икән. Алсу бик хурланган. Моны күреп алтын балык кызга дәшкән: «Алсу, елама, мине тыңла. Син − бик әйбәт кыз. Мине тәрбияләгәнең өчен мин сиңа бик рәхмәтлемен. Ләкин мин тирән суда яшәргә тиеш. Җибәр мине кире елгама, мин синең теләгеңне үтәрмен», − дигән.

     Кыз балыкны алып, елга буена йөгергән һәм аны суга җибәргән. Балыкның: «Хәзер өеңә кайт та, сабырлыгыңны җыеп көт!» – дигән сүзләре генә ишетелеп калган. Алсу өйгә кайтса, бер үзгәреш тә юк, бар да искечә икән.

         Икенче көнне мәктәптән кайтуга әнисе аңа шатлыклы хәбәр җиткергән. Тиздән аларның үз өйләре булачак. Әтисе бәхетен сынап карау өчен лоторея билеты сатып алган булган. Ул  бүген үзенең бер миллион акча отканлыгын белгән. Бу хәбәрне ишеткәч, Алсу куанычыннан нишләргә дә белмәгән инде.  Димәк,  аның бөтен хыяллары да тормышка ашачак! Тиздән алар авылда өй алып, шунда яши башларлар, апасы да терелеп аякка басар, аңа матур-матур киемнәр дә алырлар. Кызның шулвакыт бөтен дөньяны яңгыратып: «Рәхмәт сиңа, алтын балык!!!» − дип кычкырасы килгән.


Вахит Кәримов, Чаллы, 76 нчы гимназиянең 5а сыйныфы укучысы.                                                              

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: