Көмеш кыңгырау

Ананың үз сүзе

Май бәйрәме җитәргә ун көннәр чамасы каларак, агроном Сәгыйть Җаббаров, бәйрәм белән котлап, дусларына, бергә укыган, күргән-белгән иптәшләренә открыткалар язарга булды.

Кичә район авыл хуҗалыгы идарәсендә узган киңәшмәгә барган җиреннән элемтә бүлегенә махсус сугылып, күп кенә чәчәкле-чуклы бәйрәм открыткалары алып кайткан иде. Бизәкле чуар-чабарны яратканнан түгел — андый купшы чуарлыкны Сәгыйтьнең җене сөйми. Открыткага берничә җөмлә язу белән котыласың. Хат яза башласаң, сүзләрең кайсы кая качып» бетә, утыр аннары башыңны кашып.

Бер чынаяк чәй

Гомумән, нинди дә булса әһәмиятле йомышы төшмәсә, хат язарга яратмый Сәгыйть, моны буш эшкә саный; ә менә үзенә атап берәрсе хат җибәрсә, күңеленең кайсыдыр почмагы җылынып киткәндәй була. Димәк, шулай икән, нигә әле аңарга, әйтик, алда торган яз бәйрәме уңае белән, үзенең исән-имин икәнлеген белдереп һәм, бер төрлерәк сүзләр белән булса да, дус-ишләренә азлап-азлап күңел җылылыгы өләшеп чыкмаска?!
Карыйсы эшләрен карап, бирәсе киңәшләрен биреп, нәкъ әнә шул хатлар язу өчен дип аулак түр якка кереп чумган һәм, яза башлагач, иптәшләренең күплегеннән, берсенә язгач икенчесен дә читтә калдырырга теләмичә, стандарт сүзләр белән булса да бөтенесенең дә күңелен күрергә тырышып һәм, дөресен әйтергә кирәк, бу эштән тәмам туеп утыра иде. Инде менә кузгалам, дигәндә генә, һәрвакыттагы кебек, алъяпкыч итәгенә кулларын сөрткә-ли-сөрткәли, әнисе Маһитап апа килеп керде.

Бәхет өчен күп кирәкме?
— Ай-һай, өстәл тутыргансың яза-яза, кулың ничек арымый? — дип сүз кушасы итте әнисе. Нидер әйтергә кирәк иде ич кереп баскач:—Дусларын шулай күпмени соң синең?
Әнисенең бу сүзләрендә яшертен куаныч ишеткән кебек булды Сәгыйть, башын күтәреп әнисенә карады, ничек тә изрәп төшмәгән атлы күренергә тырышып, юри исе китмәгәнлек белән:
—  Бөтенесе чыбык очы ботак. Бергә укыган малайлар. Берсенә язгач, икенчесен дә калдырасы килми. Дөресен генә әйткәндә, юкка вакыт әрәм итеп кәгазь буяп утыру,— дип тезеп китте һәм тора ук башлады.
—  Алай димә, улым, иптәшләреңнең, кардәш-ыруларың-ның, дус-ишләреңнең хәлен белеп тору үзе бер мәртәбә. Апаннар белән җизнәңнәргә яздыңмы соң?
—  Курыкма, минем хат барып җиткәнче алар үзләре килеп чыгарлар әле,— диде Сәгыйть, тавышына чак кына мыскыл тоны биреп.— Үпкәләп булмый җизниләргә, кай-нишләре алып куйганны бушатырга яраталар.
һәм бу илтифатсызлык тонын әнисенә барып җиткәнче тизрәк төзәтергә ашыкты:
—  Яздым, яздым. Аларны калдыраммы соң! Открыткаларның иң шәп чәчәклесенә.
Ниһаять, бетте, котылдым стандарт сүзләр сырлаудан дип, иркенәеп бер киерелергә, иңбашларын язарга тотынгач кына, әнисе, каршы килеп булмаслык итеп боермасынмы:
—  Тукта, яңадан утыр әле урыныңа. Минем бер хат яздырасым бар. Үзем әйтеп торып.
—  Кемгә инде тагы? Җизниләргә яздым, дидем ич...
—  Кемгә икәнен мин үзем әйтермен. Утыр. Ал кулыңа кәгазь-каләмеңне.
Утырмыйча кара шундый боргычлап әйткәннән соң! Каршына ук әнисе дә килеп утырды, үзе һаман алъяпкыч почмагын бөтәрли, әйтер сүзләрен эзләп булса кирәк, иреннәре «мелт-мелт» килә иде.
—  Яздыңмы? — дип сорады аннары кырку гына итеп.
—  Нәрсә языйм, әйтмәдең бит әле.
—  Яз: «Кадерле, җаннан газиз, күз нурым итеп карап үстергән улым, яу кырларында башың шәһит иткән йөрәк парәм Солтаным!» Яз, башына шушы мин әйткәннәрне.
Язудан бигрәк, аптыраудан гаҗиз иде Сәгыйте, каләмгә тотынырга ашыкмыйча, әнисенә текәлеп карап торды.
—  Акылыңдамы син, әни? Әллә кайчан үлеп, череп беткән кешегә. Ватан сугышының беткәненә генә дә утыз елдан артык бит инде.
—  Синең өчен үлсә үлгәндер, ә минем өчен исән. Яз мин әйткәннәрне. Аннары менә болай дип ялгап апкит: «Сине уйлап, гел синең өчен түккән канлы күз яшьләрем сәбәбендә күзләрем сукыраеп бара, ә шулай да сине апачык күрәм. Борын төбеңдәге күксел миңеңә тиклем апачык күрәм».
—  Чуар-чабар кәгазьләреңә язма, анда гына сыеп бетәрдәй түгел минем сүзләрем. Чип-чиста ак кәгазьгә яз,'— дип боерды әнисе, әле һаман каләмгә тотынырга аптырабрак утырган Сәгыйтенә ачуланып.— Әнисенең саф күңеленә язылганны укыган кебек укысын.
—  Укыды ди, әллә кайчан үлгән кеше...
—  Ул үлсә, аның кабере һавага очмагандыр, кабере тирәсе ялан-япан түгелдер, исән кешеләр бардыр, шуларга яз. «Сезнең җирләрне, сезнең авыл-шәһәрләрне, сезнең йорт-җирләрегезне, мал-туарларыгызны исән-имин саклап калдыру өчен башын салды минем беренче йөрәк парәм, минем мәңге онытылмаслык газиз Солтанкаем. Ташландык хәлгә калдырмагыз аның изге каберен, рәшәткәсен-ташын гелән-гелән караштырып торыгыз. Мәктәп балаларына һәр даим исләренә төшерә торыгыз: урманнанмы, бо-лын-аланлыктанмы шәһит киткән Солтанкай абыйларының каберенә чәчәк китерсеннәр. Сабак балаларының бу изге эшен ходай онытмас, мәрхүм Солтанкаем гүрендә шуңа сөенеп ятар...» Барысын да мин әйткәнчә язып барасыңмы? Телеңне корытып торма, кычкырыбрак әйт: барысын да мин әйткәнчә язып барасынмы?
—  Язып барам, язып барам, әни... Әйтеп бетер әйтәсе сүзләреңне.
Чын дөреслектә, Сәгыйтькә дә, әлбәттә, җиңел түгел, ул күрә торып әнисен алдый, аның әйткәннәреннән чыгып, ләкин үзенчә төзәтеп, өлкән абыйсының кабере саклана торган ерак Белоруссия җирендәге бер авыл Советы исеменә шул әйтеп тору барышында мөмкин чаклы киртәсенә керерлек итәргә тырышып, русчалап «сукалап» бара иде.

Беркатлылар...
Фикер-теләкләре бетмәс-төкәнмәс кебек күренгән Маһитап карчыкның күңеле тулды булса кирәк, сүзе кинәт өзелде, капылт урыныннан купты, күзләрен алъяпкыч итәге белән каплап, ишеккә таба атлады. Барып җиткәч, Сә-гыйть ягына таба борылып карамыйча, киресенчә, аңа чак кына үпкәләгән дә кебек, яшь аралаш өстәде:
—  Әйтеп бетер әйтәсе сүзләреңне, имеш. Сиңа ансат. Әйтеп бетерергә мөмкинме соң ана йөрәгенә җыелганны? Куй азагына: «Син газиз Солтанкаемны мәңге онытмас әниең Маһитап»,— дип.
Хатны аерым конвертка салып, кече як шүрлегеннән, бүтән берәүгә дә вакытлы-вакытсыз кагылырга рөхсәт ителми торган җирдән, солдатның кабере саклана торган төбәкнең адресын алып, бик пөхтәләп конвертка күчереп язды. Инде үзе дә күңеленнән ихлас канәгатьләнү кичереп, башта язган открыткалар белән бергә учлап чыгып барганда, Сәгыйтькә әнисе янә очрады. Әнисе инде беркадәр тынычлана төшкән иде шикелле.
—  Абыеңа атап язылган хатны үземә калдыр,— диде карчык, ике уйларга һич урын калдырмаслык катгыйлык белән.
Шулай да Сәгыйте үзенекен әйтеп карады:
—  Ник? Барыбер түгелмени? Бөтен почтаны Халисә алып китә ич.
—  Барыбер түгел. Синең хатларың тере кешеләргә, аларкы Ихахай Халисәсенә ышансаң да ярый, ә минеке... икенче. Сугыш корбанына минем хат.
—  Халисәдән моңарчы берәү дә зарланганы юк әле, син генә инде,— дип авыз эченнән мыгырданды Сәгыйть, әллә хатлар йөртүче Халисәне якларга теләүдән, әллә әнисе карчыкның бу эшкә ни дәрәҗә мөһим итеп каравын аңлап җиткермичә. Шулай да хатны открыткалардан аерып, әнисе кулына тоттырмыйча булдыра алмады.
—  Барыгыз да бик шәп, әйтерлек тә түгел,— дип сукрана калды әнисе һәм, шул уңайдан, күңелендә Сәгыйть улына карата күптән җыела килгән үпкәсен дә сиздермичә кала алмады,— бер кочак хат язды, имештер, иптәшләре дә дуслары... ә үзенең, байгышның, өйгә иптәш итеп апкайтырлык кызы юк. Картайган көнемдә, ичмасам, килен хезмәте күреп калыр идем.
«Тере кешеләр»гә язылган хатлардан аерып алып калган хатны иртәгәсен ул, районга сөт илтүче машинаның кабинасына утырып барып, элемтә бүлеге начальнигының нәкъ үзенә үз  куллары  белән тапшырып кайтты.
1976

«Әнигә әйтә күрмәгез...»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: