Көмеш кыңгырау

Беркатлылар...

Гади, ихлас, беркатлы...

Болар бездә уңай сыйфатлар саналып килделәр. Әмма бу, мөгаен, бик берьяклы мөнәсәбәттер... Телеңә ни килсә, шуны сөйләү - ул уйламыйча сөйләшү, һәм уйламыйча яшәү, дигән сүз. Кызганычка каршы, без шәхес булып формалашкан елларда кешеләр белән дөрес мөнәсәбәт кору, психология, дипломатия турында сөйләшүләр актуаль булмады.
Эштә килеп чыккан бәхәс-низагларны анализлап карагыз әле. Аларның күбесе юктан килеп чыга. Әйтик, уртак чәй өстәлен кемдер сөртергә онытып китеп бара. Яисә эш арасында әллә кайчангы берәр аңлашылмаучылык хакында сүз кузгала. Боларның берсенең дә әллә ни зур әһәмияте булмый билгеле. Әмма шуның аркасында килеп чыккан ыгы-зыгы (бигрәк тә хатын-кыз коллективларында) көне буе дәвам итәргә мөмкин, һәм без нәтиҗәдә тулы бер эш көнен, зурдан кубып уйлаганда, бер көн гомерне «югалтабыз».
Хәер, бу эштә генә түгел, гаиләдә дә шулай. Күз алдына китерегез - көтеп алынган ял көне... Ир белән хатын, ниһаять, җитешеп, ремонтка тотынырга әзерләшәләр. Обойлар алынган, клей инструкциядә кушылганча яхшылап болгатылган. Һәм менә шул эшлекле, бик мәгънәле бер моментта хатыны болайрак дип әйтеп куя: «Теге вакытта машинаны алыштырмаган булсак, - янәсе, - бу ремонт инде күптән ясалып беткән булыр иде».
- Ник, ремонтлыйбыз бит инде, - дип әлегә игътибарсыз гына каршы төшә ире.
- Юк, мин әйтәм, әллә кайчан ремонтланган булыр иде!
- Ремонтлангач, кайчан булса да барыбер түгелмени? Тырышабыз бит!
- Мин бит тырышмыйбыз, дип әйтмим.
Бәхәс чама белән шушы жиргә җиткәч, ир кеше кагыйдә буларак, күплек санга күчә (ә бу начар билге!):
-  Бу хатын-кыз беркайчан да канәгать була белми!
Хатыны исә пыр тузып, икенче бүлмәгә чыгып китә:
- Ник шушының белән тел әрәм итеп сөйләшеп торамдыр инде!
Хикмәт, билгеле, күп сөйләшүдә түгел. Бәлки уйламыйча сөйләшүдә. Яшь гаиләләргә ир белән хатын мөнәсәбәтләре ихлас булырга тиеш, дигән ялгыш караш та комачау итә. Хатын-кыз ире белән, аның холык-фигылен исәпкә алып һәм чүт кенә хәйләләп сөйләшергә өйрәнгәнче исә еллар үтә. Ә менә гаиләдә балалар белән аралашканда сүзне үлчәп, анализлап сөйләшүне без хәтта кирәк тә санамыйбыз. Шуңа күрә безнең әңгәмәләр бала кечкенә чакта - артына төшереп алу, яшүсмерлек чорында - җитди аңлашылмаучанлыклар белән тәмамлана. Балага кул күтәрү, тавыш күтәрү - ул иң ансат, һәм... иң нәтиҗәсез ысул. Моның өчен уйлап торырга кирәкми. «Баш» кирәкми. Балаң белән сөйләшәсеңме, ирең, көндәшең, хезмәттәшләрең, җитәкчең, эш буенча партнерларың беләнме - «Мин болай дип әйтсәм, ул ничек дип җавап бирер икән?» дигән уй бездә, мөгаен, булырга тиештер.
Кызганычка каршы, совет заманында безне берәү дә дипломатиягә - теләсә нинди әңгәмәнең, бәйләнеш-мөнәсәбәтнең азагын, нәтиҗәсен (ә ул һичшиксез безнең файдага булырга тиеш!) алдан ук күзаллап эш итәргә өйрәтмәгән. Гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә актуальләшә алмаган, әдәбиятта да чагылыш тапмаган бу тема. Һәм аның озак еллар игътибарсыз калуы гаиләдә генә түгел, зуррак даирәләрдә - шәһәр, республика, илкүләм мәсьәләләрне хәл иткәндә дә роль уйнамый, сәяси ялгышларга китерми калмыйдыр.
Дөрес, бүген моның зарурлыгын аңлау да бар кебек. Соңгы елларда бездә психологик әдәбият популярлашты. Урта мәктәпләрдә, өстәмә дәресләр рәвешендә булса да, «Имиджеология», «Сөйләм культурасы» кебек фәннәр укытыла башлады. Менеджерларны партнерлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр кору серләренә өйрәтәләр. Әмма дипломатия ул эштә, җәмгыятьтә генә түгел, өйдә дә кирәк. Балаларны уйларга өйрәтү - безнең мөһим бурычларның берсе.

Ризидә Гасыймова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: