Көмеш кыңгырау

Бер чынаяк чәй

Ачкычның онытылып калганын мин ишек төбенә килеп баскач кына абайладым.

Ирем иртән өйдә калгач, сумканы ачып барларга гел башка килмәгән. Ә ул бүген көнендә генә авылга кайтып килергә тиеш иде. Юлы гел уңай килеп торса да, кичке тугызларсыз өйдә булмаячак, дигән сүз. Чыннан да, ишекне ачучы юк... Инде нишләргә?
Шулай аптырап басып торганда, лифттан Вася килеп чыкты. Гадәттәгечә, салмыш.
- Күрше, нишләп торасың? - дип эндәште ул миңа, бик якын итеп.
-  Ачкычны алырга онытканмын. Өйгә керә алмыйм.
- Әйдә, алайса, безгә кереп утыр. Син бит эштән генә кайтасыңдыр, рәхәтләнеп чәйләр эчәрсең. Тукта, Фәния апаңа әйтим.
Вася фатир ишеген ачып хатынына дәште. Эчәргә яраткан ир-ат, гадәттә, киң күңелле, ә хатыны караңгырак чырайлы була - мин лифт та көтеп тормыйча, тизрәк баскычтан аска төшеп киттем. Подъезд төбенә чыгып эскәмиягә утырдым. Көн янып үләрлек эссе иде. Ишегалдында балалар туп тибә, агач күләгәсендәге эскәмиядә бер өер ир-ат кәрт суга. Ник бер хатын-кыз заты, ник бер күрше-тирә, дус-иш булсын... Күрше дигәннән, тукта, Гөлчәчәк өйдәдер бит!
...Ишекне Гөлчәчәкнең ире Фәһим ачты.
- Әйдә, кереп утыр, - диде ул, гадәттәгечә салкын-битараф тавыш белән, хәлне кыскача аңлатып биргәч.
Фәһим үзе начар кеше түгел. Ләкин табигый кырыслыгымы, дорфалыгымы бар. Ә Гөлчәчәк, гөнаһ шомлыгына каршы, ике смена эшләп кайтып йокларга яткан икән. Шулай итеп, миңа чәй куеп эчерүче булмас микәнни инде?
Фәһим миңа залдагы телевизорны ачып бирде дә, үзе икенче бүлмәгә чыгып китте. Экран каршында бер сәгать, сәгать ярым үтте... Мин, түземлегем бетеп, яңадан урамга чыктым. Кафега барып килергәме соң әллә? Якын-тирәдә кафе бар микән ул? Ләкин бу эсседә каядыр барып йөрисе дә килми иде шул. Эх, хәзер өйгә керергә... Чәй куяр идем дә, иң беренче эш итеп салкын душ керер идем. Аннары, керләр үтүклисе дә бар иде бит бүген. Менә сиңа, күпме эш калды... Эше әле аның ярар - һичьюгы кайнар чәй эчәсе иде бит бер рәхәтләнеп. Тукта, Гөлия өйдә микән? Аның күптән күзгә чалынганы юк, мөгаен, авылдадыр. Илгизә дә бу арада күренми... Ә Эльвира? Менә ул өйдә булырга тиеш. Эльвира беркайда да эшләми һәм, гомумән, йөремсәк кеше түгел...
Мин звонокка басуга, ишектә Эльвира үзе күренде.
- Казаннан кунаклар килгән иде, - диде ул, уңайсыз елмаеп, - Соңыннан сөйләшербез әле, яме.
Мин тизрәк борылып китәргә ашыктым. Кара инде, дип уйладым ирексездән, нинди игътибарсыз, илтифатсыз, битараф дөнья бу. Юк, чынлап та, күрше-тирәңдә синең кәефең, проблемаларың белән кызыксынырдай, һичьюгы бер чынаяк чәй эчереп чыгарырдай кеше булмасын инде...
«Ә син үзең? - дип каршы төште шунда икенче «мин». - Мең төрле мәшәкатькә күмелеп, башкаларның хәл-әхвәлен дә сорамый, ярдәм итәргә вакыт-җай тапмый узганың бер дә булмадымыни?»
Күңелгә шундук кыен булып китте. Кешегә йомышың-ялынычың төшмичә, «туры гына» йөреп торганда, мондый икеле-микеле уйлар уйламыйсың... Дус-ишләремнең берәрсенә китәргә ниятләп, автобус тукталышына юнәлмәкче идем инде, беренче катта (ул вакытта әле малосемейкада) яшәүче Зәмзәмия кухня тәрәзәсеннән башын тыкты:
-Кызый, бер керәсең, бер чыгасың. Әллә ачкычың юкмы? Әйдә, кер безгә. Чәй куйдым.
Мин шуны гына көтеп торган кебек рәхәтләнеп елап җибәрдем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: