Бәхет өчен күп кирәкме?
Безнең әни гомере буе хат ташучы булып эшләде.
Ул заманнарда халык гәҗит-журналларны күпләп яздыра иде әле. Әни элемтә бүлегеннән иңенә гәҗит белән тулып үзе кадәр була язган зур сумкасын күтәреп кайтып керә дә, тиз генә капкалап, йорттагы мал-туарны карап алгач, авыл буйлап гәҗит өләшергә чыгып китә. Мәктәптән иртәрәк кайткан көнне без дә аңа иярәбез. Шунысы кызык, мин ул чагыштырмача иркен тормышлы заманнарда безнең Кукмара районы Кәркәвеч авылында кемнең нинди басма алдырганын, күпме гәҗит укыганын, нәрсә белән кызыксынганын бик ачык хәтерлим.
Менә бүген шуны уйлап утырам - авыр булган икән әнинең хезмәте. Сүз ниндидер физик авырлыкта, акча белән бәйле җаваплылыкта (әни пенсия дә өләшә иде) гына түгел. Аңа бит ни әйтсәң дә, бөтен авыл халкы белән берьюлы элемтәдә торырга туры килгән. Кемдер киленен хурлагандыр, икенчесе күршесеннән зарлангандыр, өченчесе ирен яманлагандыр. Менә син шуларның һәрберсен тыңла, һәм берәүгә дә ычкындырмаслык итеп күңелеңә бикләп куеп кара әле! Аннары, шуның өстенә әнине бит әле өйдә дә яхшы күңелле, әмма хәйран кырыс табигатьле әти, үз сүзен батырып әйтергә яраткан әби һәм берсеннән-берсе кечкенәрәк биш бала көтеп торган.
Биш бала дигәннән, хәзер күп бала үстерүнең аның берние юк, кебек фикерләрне дә еш ишетергә туры килә. Янәсе, тәрбияви яктан караганда, бу хәтта нәтиҗәлерәк тә. Тәрбия хакында гына сүз алып барсак, чыннан да, моның уңай моментлары, бәлки, бардыр. Чөнки зур гаиләдә балалар берсен-берсе тәрбияли. «Әнигә кычкырма», «Әтигә каршы әйтмә», - дип булса да... Ләкин тәрбиядән тыш та бала үстерүнең мәшәкатьле яклары җитәрлек бит әле аның. Мисал өчен, күпме кием-салым кирәк аларга... Икенчедән, һәрберсенең дип әйтерлек сәламәтлек буенча проблемалары була. Яшүсмер бала организмы гел үсеш-үзгәрешләр кичереп тора - берсенең теше сызлый, икенчесенең башы авырта. Өченчедән, инде мәктәп белән бәйле мәшәкатьләр...
Мәктәп, дигәннән, без беребез дә начар укымадык. Әни класс җыелышына барып, гел канәгать елмаеп кайта торган иде. Ләкин мин аның безне кемгәдер мактаганын, һәм гомумән, безнең белән мактанганын хәтерләмим. Үзенә күрә тыйнаклык булгандыр инде ул. һәм «страховка». Баланың чагасы да бар бит әле аның, ди торган иде ул. Янәсе, алга таба ниләр күрәсен кем белә? Ләкин шул ук вакытта ул безгә шулкадәр ышанган да инде. Безнең балалар начар юлга басмаслар, алар нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы булуын үзләре дә беләләр, дип ышанган...
Мәктәпне тәмамлагач, безнең сыйныфны ихтыярый-мәҗбүри бер елга авылда калдырдылар. Мәҗбүри дип әйтү шуңа - безгә мәктәптән характеристика бирмәячәкләр икән. Ихтыярый дип әйтү шуңа - болай эшләргә берәүнең дә хакы юк, имеш. Инде күп еллардан соң бу хакта сөйләсәң дә ярыйдыр - характеристика сорап килсәк, бирми кала алмаячагын мәктәп директоры Мидхәт абый Минкин безгә үзе «ычкындырган» иде. Тумышы белән Пермь якларыннан иде Мидхәт абый. Балага белемне дә, тәрбияне дә бердәй дәрәҗәдә яхшы бирә белгән сирәк педагогларның берсе, һәм, гомумән, зыялылыгы, дөньяга үзгәрәк, иркенрәк, иреклерәк карашы белән дә игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы кеше иде. Әйткән сүзне, каккан «ым»ны без бит аңламый торучылардан түгел. Кыскасы, ике дә уйламый мәктәпкә характеристикага киттем мин. Хәтеремдә: көлемсерәп күз салды да Мидхәт Рәшитович, колхоз рәисенә шалтыратты. Ул урынында юк иде. һәм директор сүзне озакка сузмыйча, кулыма характеристика тоттырды. (Менә хәзер уйлап утырам да, искиткеч зур батырлык булган инде бу. Хәзерге чагыштырмача демократияле дип саналган чорда да, әйтик, шәһәр, район хакиме сүзеннән чыгарлык мәктәп директорлары, мөгаен, юк дәрәҗәсендә сирәктер. Бездә дистә еллар эшләгәннән соң, Мидхәт абый туган якларына кайтып китте, һаман мәктәптә укыта, диләр. Ышанам, хәзерге балалар белән дә уртак тел таба беләдер ул. Әлеге хәбәр яшен тизлегендә колхоз рәисенә барып ирешкән, Ясәви абый (Ясәви Фәйзиев, районда гына түгел, республикага билгеле җитәкче) минем белән вакланып торуны кирәксенмичә, күрәсең, әнине чакырткан.
- Тый кызыңны!
- Мин аны тыя алмыйм, - дип җавап биргән әни. Тик ... шунысы кызык, ул чагында әни мине тыярга тырышып та карамады. Ә бит бу әле җирле җитәкчеләргә (мәрхүм Ясәви абыйның урыны оҗмахта булсын, авыл әле һаман ул төзегән, ул булдырган тормыш белән яши) бөтен авылны дер селкетеп тотарга мөмкинлек биргән теге заман... Ул минем хакка бетен гаиләне уңайсыз шартларга куйган, дигән сүз.
Бу вакыйгалар, әлбәттә, күптән артта калды. Әни инде сиксәненче дистәсен ваклый. Ун оныгы бар. Без әнигә шатлык-куанычлар гына китерәбездер, дип расларга җыенмыйм. Әмма ләкин беребез өчен борчылганда, дүртебез юата алган өчен генә булса да, мин аны бәхетле кешегә саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Ходай Тәгалә бала хәсрәте күрсәтмәсен...
0
0