Табигатькә кыш хуҗа. Ә аның үз кануннары — ул җир өстендә чыршыга «туган» берничә агачтан башка бер яшеллекне дә калдырмый. Кайчан гына мең төскә кереп, күз явын алып торган чәчәк түтәлләре дә кар белән каплана. Нәкъ менә шушы чорда тәрәзә төбендәге гөлләр аеруча кадерле булып китә. Салкын кышта гөлләрне ничек тәрбияләргә соң? Белгечләр киңәшенә колак салыйк.