Көмеш кыңгырау

Кышын гөлләрне тәрбияләү серләре

Табигатькә кыш хуҗа. Ә аның үз канун­нары — ул җир өстендә чыршыга «туган» берничә агачтан башка бер яшеллекне дә калдырмый. Кайчан гына мең төскә кереп, күз явын алып торган чәчәк түтәлләре дә кар белән каплана. Нәкъ менә шушы чорда тәрәзә төбендәге гөлләр аеруча кадерле бу­лып китә. Салкын кышта гөлләрне ничек тәрбияләргә соң? Белгечләр киңәшенә колак салыйк.

ГӨЛЛӘР ДӘ КЫШКА КЕРӘ

Елның бу чорында гөлләргә җәй айларындагы кебек үк су сибүчеләр бик нык ялгыша. Чөнки артык дымлы­лык гөл тамырларын черетә. Өстәмә ашламалар бе­лән тукландыру гөлләрнең үсешен активлаштыра, ә кыш айларында алар үсүдән туктап торырга, ял итәргә тиешләр. Шуңа да өстәмә тукландыруны да туктатып торырга кирәк.

Ә менә аларның чисталыгына игътибарны арттырсак та ялгышмабыз. Бу чорда яфракларны ешрак сөртергә кирәк. Шул ук вакытта, төрле корткычлар ояламасын өчен, корыган һәм чирле яфракларны шунда ук алып барырга кирәк.

Бүлмә үсемлекләре өчен ягып җылыту сезоны да бик четерекле вакыт. Бу чорда алар файдалы матдәләрне күбрәк сарыф итә, нәтиҗәдә яфракларын коя башлый. Шуңа күрә аларны су белән ешрак бөркеп торырга ки­рәк.

Үсемлекләргә кар суы сибү файдалы. Ләкин шуны истә тотарга кирәк— мондый суның температурасы бүлмәнекеннән бер-ике градуска югарырак булырга тиеш. Көз көне суны иртән дә сибәргә мөмкин булса, кышын аны тик кичке сәгатьләрдә генә сибәргә кирәк. Соңыннан, су яхшы сеңсен өчен, туфрагын йомшартып куярга да онытмагыз. Тагы бер нәрсәне хәтерегезгә салып куегыз— шәһәр фатирларындагы краннардан алып су сипкәндә, аның өстен бер тәүлек ачык тотарга кирәк. Шул очракта гына суның хлоры очып бетә.

Кактус

Кактус һәм алоэга салкын һәм дымлы көннәрдә суны бик аз сибәргә кирәк. Кайбер үсемлекләр, мәсәлән, бүлмә чаганы, салкынча һавада яхшырак кышлыйлар.

Фикус

Фикус белән ясмингә югарырак температура кирәк, шулай да ул 18 градустан да югары булмасын.

Диффенбахия

Ә диффенбахия, маранта, узумбар миләүшәсе җылы ярата­лар, шуңа күрә аларны салкын тәрәзә төбеннән ераккарак алып куярга кирәк. Бүлбетамыр һәм суганнан үскән амариллис, карабодай гөле, глоксиния кебек үсемлек­ләр бу чорда тынгылык сорый. Шуның өчен аларга су сибәргә, көн яктысында тотарга ярамый, иң яхшысы — караңгы һәм салкынча урынга алып куярга кирәк.

Глоксиния

Глоксиния

Ә тынгылык чоры җәйге айларга туры килгән альп миләүшәсе кышын чәчәк ата. Хәзер аны якты җиргә алып куйсак та ярый. Ул салкыннан курыкмый, шуңа кү­рә нинди тәрәзә төбендә дә үзен яхшы тоя. Суны аның бүлбетамырына кадәр җитәрлек итеп сибәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: