Чаллы шәһәре картиналар галереясе хезмәткәре, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Рузия Марсель кызы Гафурова «Шәһәр этюдлары» дип исемләнгән проект башлап җибәрде. Бу проект кысаларында һәр теләгән кеше, балалар һәм зурлар, профессионаллар, яки беренче мәртәбә рәсем ясаучылар шәһәренең матур урыннарын пленэрда Рузия Марсель кызы җитәкчелегендә ясарга өйрәнә алалар.