18 февраль 2019 яңалыклары
-
Сары самавыр зары
Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр! Әлегә кадәр аларның шалтыравына игътибар итмәгәнмендәр, күрәсең. Ә беркөнне, ишек тоткасына тотынып, савыт-сабаларның шалтырашканнарын, тавышланышканнарын карап, тыңлап торырга туры килде. Иң зур тавыш-гауганы чыгаручы булып, әлегә кадәр тыйнаклыгы белән өйдә дан казанган Самавыр күзгә ташланды.
-
Йорт ияләре турында без ниләр беләбез?
Йорт иясе һәрбер өйдә диярлек була. Бигрәк тә берничә буын яшәгән борынгы нигезләрдә. Ул гомер-гомергә өй сакчысы дип исәпләнгән, йорт-җирне, каралты-кураны янгыннан, тавышлардан, угрылардан саклаган.
-
Чыгышы белән Чаллы шәһәреннән булган малай «Голос» тапшыруында
Тумышы белән Чаллы шәһәреннән булган җырчы Ирина Болтикованың улы Лев Мулло "Голос.Дети" проектында катнашып "Первым делом самолеты" җырын башкарган. Аңа жюриның бөтен әгъзалары да борылганнан соң остазы итеп Валерий Меладзены сайлаган.
-
Дөньяда сугышлар тынмый
-Нәргизә, сезнең урамда Зиннәтуллин Газинур исемле кеше яшиме? -Әйе, ул минем дәү әниләрнең каршында гына тора... -Миңа аның телефон номерын табып бир әле. -Яхшы. (Сыйныф җитәкчесе белән классташым сөйләшүеннән) Сыйныфта булган әлеге сөйләшү миңа кызык тоелды. Кем ул Зиннәтуллин Газинур? Ник кирәк булды икән укытучыма? Мөгаен, сыйныф сәгатенә тагын берәр кызыклы кешене чакырмакчы буладыр...
-
Чаллы мәктәбе укучылары Малайзиядә узган олимпиадада беренче урын алды
Өч минут эчендә егерме-утыз мисал чишә аласызмы сез? Ике-өч урынлы саннар, тапкырлаулар турында сүз бара дип күз алдына китерегез. Ә менә безнең Чаллы егетләре Рамазан Кадыйров белән Рүзәл Сәләхетдинов Малайзия башкаласы – Куала-Лумпур шәһәрендә менталь арифметика буенча олимпиадада беренче урыннарны яулап кайтканнар.
-
Без синең белән чиксез горурланабыз, Фәнзаман абый!
16 февраль көнне безнең горурлыгыбыз булган язучы-сатирик, публицист Фәнзаман Батталның тууына 80 ел.