Сары самавыр зары
Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр! Әлегә кадәр аларның шалтыравына игътибар итмәгәнмендәр, күрәсең. Ә беркөнне, ишек тоткасына тотынып, савыт-сабаларның шалтырашканнарын, тавышланышканнарын карап, тыңлап торырга туры килде. Иң зур тавыш-гауганы чыгаручы булып, әлегә кадәр тыйнаклыгы белән өйдә дан казанган Самавыр күзгә ташланды.
Ул:
– Мин гомер-гомергә табынның күрке булып исәпләндем. Бар иде заманалар! Вак каен шакмаклары тутырып, өчәр мәртәбә кайнатып, табындагылар тәлинкәгә салып, өрә-өрә, тәмләп чәй эчә беләләр иде. Кишер чәе, чөгендер чәе, мәтрүшкәле, юкә чәчәкле хуш исле чәйләрне чәйнеккә салып, минем баш түбәмә утыртып куялар, чәй суынмый иде. Сүзләремне расла әле, Чәйнек дустым! Кичә хуҗаларның сөйләшкәнен тыңлап тордым. Башта үз колакларыма үзем ышанмадым. Хуҗалар мине иртәгәдән ишек алдына чыгарып утыртмакчылар. Башта ишек алдына чыгарырлар инде. Бер-ике кышны, җәйне шунда үткәрермен дә, аннары йә чүплеккә, йә металлоломга озатырга да күп сорап тормаслар! Оныклары бөтенләй чәй эчә белми бит! Аяк өсте генә салкын су, йә күбекләндерелгән сыеклык чөмереп йөриләр. Бу нигез, хуҗалык бер көнне оныклар кулына күчәчәк бит!
Чәйнекнең тавыш-гауга чыгаруда бик катнашасы килмәве сизелеп тора:
– Сүзләреңдә аз-маз дөреслек тә бар, дустым. Тик әлегә сине дә, мине дә ишек алдына чыгарып утыртмаганнар бит! Өебез җылы, ара-тирә өстәл янына да килгәлибез. Ватып, чүплеккә генә ата күрмәсеннәр инде! Хуҗалар көн саен диярлек өйгә өр-яңа савыт-саба алып кайтып кына торалар. Беркөнне ялтыравыклы бизәкләремне кырып, затлы киемнәремне чистартып утырдылар. Бизәгем микродулкынлы мичтә очкыннар чыгара, имеш! Үземнең йөземне көзгедән карарга да бик атлыгып тормыйм хәзер! Матурлыкны аңлый белми торган кешеләр арасында яшәү рәхәт түгел! – дип, тирән көрсенеп куйды.
Самавыр әлүмин Кәстрүлне кыздырып җибәрмәкче булып:
– Ичмасам, син дә үз сүзеңне әйтмисең! Бу өйдә токмач җәеп, ашны да сирәк кенә пешерә башладылар бит инде! Табада ниндидер кәтлит «эшти-пешти» кыздыргалыйлар. Югыйсә, кәтлите шул ук «катлы ит» дигән сүздән алынгандыр әле аның! Эчендә ите булуына гына бик ышанып бетәсе килми! Тәмен татып карый алмагач, сыйфаты да безгә билгеле түгел.
Кәстерүлнең дә әңгәмәне кыздырып, өйдәге тынычлыкны бозасы килмәде, ахрысы:
– Сүзләрең – әлүмин булса да, дәшми калуың – алтын! – дип уйлап куйды бугай.
Кәстрүлдән дә үз файдасына яклау сүзләре ишетә алмагач, Самавыр серле генә итеп, кисәү таягына күз кысты, бәлки ул булса да бер-ике кәлимә сүз әйтер, дип уйлагандыр:
– Чордашым, әйт әле! Быел сине ничә мәртәбә мичтән күмер тартып чыгару да кулландылар? Икмәк пешкәндә генә чыга торган тәмле исне бу нигезнең хәзерге балалары бөтенләй иснәгәннәре юк, дисәм дә ялгышмама. Табагач та бер ел буе тик торды, сүзләремне хупламый калмас шәт!
Кисәү таягы белән Табагыч та Самавырның сүзләрен тыныч кына, башларын иеп тыңладылар. Алар бу өйдә үзләренең кирәксезгә әйләнә баруларын сизенәләр иде инде.
Самавыр, соңгы көчен җыеп, катык оета торган Чүлмәккә дә сүз әйтеп карарга булды:
– Катыгыңны мактап ашаган кешеләр әле дә исемдә. Кибеттән кайткан «йөгерт»ләр сине дә эшсез калдырдылар. Вакыт-вакыт алар өйдәгеләрне йөгертәләр дә, сикертәләр дә. «Караоке» – «карап укы» дигән сүз икәнен, күп уйлый торгач, төшендем. «Активиа»сын аңлап бетереп булмый әле – ул «актив бию» дигән мәгънәне аңлатмый микән?!
Самавырның сүзләре Чүлмәкнең ачуын чыгарды бугай. Ул өстәл өстендә бер урында сикергәләп куйды һәм минем күз алдымда идәнгә төшеп ватылды. Уйлыйм-уйлыйм да, тагын бер уйлап куям: Чүлмәккә җан кердеме? Әллә җен кердеме? Өстәл тирәсендә песинең йөргәне дә күренмәде бит! Сөенечкә булсын!
Чүлмәк төшеп ватылу белән, өйдә тынлык урнашты. Мин, гаепле кеше сыман, аяк очларыма гына басып, Самавыр янына килдем, йомшак тастымал белән тузанын сөрттем, ике колагыннан күтәреп, аны куеныма кыстым, өстәлемнең түренә менгереп утырттым да:
– Борчылма, Самавыр дустым! Мин сине чүплеккә ташлатмам! Оныкларыма да әби-бабайлардан мирас булып калган истәлеккә хөрмәт белән карарга өйрәтеп калдырырмын! – дип, сүз бирдем.
Флера Мәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев