16 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Илһам Шакиров вафат булган
Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганаклары хәбәр итте.
-
Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән
Узган ел Татарстан юлларында 377 кешенең гомере өзелгән.
-
Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге төзеләчәк
"2019 елда бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтү бурычын куябыз", - диде Татарстанның юстиция министры.
-
Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләре
17гыйнварда мәгърифәтче-галим, тарихчы, дин белгече Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел.
-
Булдыра алмаслык эшләр кушмагыз
Балага булган йөкләмәләрнең нормада булуын тикшерү авыр түгел. Әгәр ул түгәрәкләргә яратып йөри һәм канәгать кайта, йөзендә елмаю сүнми икән, димәк, сез дөрес юлда. Начар йоклый, ашамый, көйсезләнә, бәйләнчеккә әйләнә икән, бу очракта инде уйланырга кирәк.
-
Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат электрон форматка күчереләчәк
2018 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды 146 меңнән артык бала тудыру сертификаты түләгән.
-
Тимер җитмәсә
Табиблар фикеренчә, ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк.
-
Чаллыда шахмат ярышы
Һәрбер каникул саен “Этюд” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча төрледән-төрле турнирлар булып тора. Шахмат сөюче укучыларның кышкы каникулы да монда бик кызыклы үтте.
-
Рәмис белән Симәр (әкият)
Борын-борын заманда табигатьнең искиткеч матур урынында бер татар авылы булган, ди.
-
Кыш бабай һәм бүләк
Исәнмесез, яңа дусларым! Мин- Хәбибуллина Зилә, Кукмара районы Аш-Буҗи мәктәбенең 2 нче сыйныфында укыйм. Балалар өчен чыгарылган китаплар, газета –журналлар укырга яратам, шигырьләр язам.Укырга өйрәнгәннән башлап татар телендә “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларын алдырам. Ә быел әнием “Көмеш кыңгырау” газетасына да язылды. Мин сезнең газетаны бик ошаттым. Соңгы санда чыккан якташыбыз Раил абый Гатауллинның “Кыш бабайдан ни сорарга?” дигән шигырен укыгач, минем дә күңелдә яңа шигырь туды. Ак кәгазь битенә шигыремне язып та куйдым һәм аңа рәсем дә ясадым. Аларны сезгә дә җибәрергә булдым.