Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Кошлар кебек

Танылган татар халык җырын «Аэлита» вокаль төркеме башкара.


Татар халык җыры
Һаваларда очкан кошлар кебек,
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым, сезне сагынып.

Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый.
Яшәр идем, туган илем, синдә,
Якын дусларымнан аерылмый.

Һаваларда очкан аккошлардан
Коела җиргә мамык тузаны.
Туган илдә сөйгән дуслар белән
Сизелми лә гомер узганы.

Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев