Биюче сеңлем (җыр)
Рәсимә Ильясова сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе.
Рәсимә Ильясова сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе.
Берәр көй куеп җибәрсәм
Сеңлем биеп тә китә.
Аякларын тыпырдата,
Кулларын да селкетә.
Кушымта: Тып тып тып, тып тып тып
Көлүләре сөенче
Тып тып тып тып тып тып
Минем сеңлем биюче.
Биергә өйрәтим, дисәм
Мине бер дә тыңламый.
Ничек дөрес тиешлеген
Ул бит әле аңламый.
Кушымта: Тып тып тып, тып тып тып
Көлүләре сөенче.
Тып тып тып тып тып тып
Минем сеңлем биюче.
Тотынып кына йөри шул
Сеңлем әле бәләкәч.
Икебез парлап биербез
Ул ныклап тәпи киткәч.
Кушымта: Тып тып тып, тып тып тып
Көлүләре сөенче
Тып тып тып тып тып тып
Минем сеңлем биюче.
Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt
Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев