Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Айза Галиева башкаруында «Таң җыры»ның премьерасы дөнья күрде

ТМТВ каналының «Балалы солянка» тапшыруында яшь җырчы Айза Галиева башкаруында «Таң җыры»ның премьерасы чыкты. Җырның клибы да бик матур итеп төшерелгән.

Разил Вәлиев сүзләре, халык көе.

Уңда юллар, сулда юллар.
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күңеле ничек чыдар?

Егет китәр еракларга,
Эзләрен яңгыр юар.
Кыз, көн саен чиләк асып,
Авыл башына чыгар.

— Көтмә, — дип үртәр кызлары,
Аның күңеле чуар.
Яңгыр түгел, күз яшьләре
Кызның иренен юар.

Уңда юллар, сулда юллар…
Кайтмыйча ничек чыдар?!
Таңда егет җырлап кайтыр,
Кыз йөгереп каршы чыгар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев