Үз телемдә сөйләшүнең беләм ич мин тәмнәрен!
Рангазар авыл китапханәсенең иң актив укучылары “Дәвам итәбез” бәйгесенә үзләренең шигырьләрен юллаганнар.
Исегезгә төшерәбез, «Дәвам итәбез» бәйгесе 2021 елның декабрь уртасына кадәр дәвам итә. Башламнар биредә.
Үз телемдә сөйләшүнең
Беләм ич мин тәмнәрен!
Туган телеңне белмәсәң,
Начар синең хәлләрең.
Туган телем – татар теле,
Үзем татар баласы.
Телемне саклап һәм яклап,
Әле ерак барасы.
Туган телендә гөрләшә,
Әби-бабай, туганнар.
Дус-туганнар бергәләшеп,
Көчле дәүләт корганнар.
Туган телдә сөйләшәләр,
Әти-әни, балалар.
Туган телне саклагыз, дип,
Теләк теләп калалар.
Һәр милләтнең үз теле бар,
Аһәңе, җыры, моңы.
Иң татлы тел – ул туган тел,
Онытмыйк әле моны!
Гисматуллина Рания, 9нчы сыйныф укучысы.
“Исәнме”юк, “саумы” юк –
Шаккатам бу Гатага!
Инде тема язылган,
Сыйныфтагы тактага.
Көн дә шулай “ашыгып”,
Килә Гата мәктәпкә.
Соңга калгач нишләсен,
Йөгергән ул бар көчкә.
Укучылар сыйныфта,
Дәрес инде башланган.
Көндәгечә мәктәпкә,
Бер Гата соңга калган.
“Исәнме” юк, “саумы” юк –
Басып тора тупсада.
Теле юк ахырысы,
Саулык сорашырга да.
Сәгатькә сылтау итеп,
Гата кебек булмагыз.
Дәрескә соңга калып,
Сез көлкегә калмагыз!
Гисматуллина Лилия, 6нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев