Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Томанда - машинада

Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин шигырьләре.

Томанда -  машинада

Төште җиргә болытлар.

Яңгыр. Вак тамчы. Утлар

Яктыртмый җир өслеген.

Күрәмен су үзлеген.

 

Югала ут үзлеге

Булганга томан көчле.

Күрсәтер иде дә ут,

Булса ватты җитмешле.

 

Чыдамый шул чыбыклар,

Яналар шундый ваттка.

Ярышкач ут су белән,

Кыен була чыбыкка.

 

Булам диеп җиңүче

Гел ярыша көчлесе.

Өмет итә башкалар,

Җавап бирә өченче.


Өебез идәне

Юам мин идәнне,

Юдыра су тузан.

Юеш чирәммени?

Рәхәтләнеп узам.

 

Юам: калган исне,

Аяк баскан эзне,

Ялкауланган көнне,

Башта йөргән көйне.

 

Тәүге баскан адым

Идәнгә бишектән.

Каты булсаң да син,

Йомшак син нилектән?

 

Елаплар сорадым

Сиңа ятып тагын!

Әйтерсең лә зурлар

Бирер миңа барын.

 

Яттылар яныма

Елап минем кебек,

Әти һәм әнием

Аңлаттылар көлеп.

 

Ясасам күнегү,

Мин сиңа иеләм -

Баскан барлык эзгә

Әйтерсең баш иям.

 

Ә юган идәнем

Яктыра, сафлана,

Куам чебенне дә,

Күңелләр яңара.

 

Елмая идәнем

Югач су үткәнне.

Үтәрбез янәдән

Аңларга үткәнне.

 

Таплы итекләрем

Басмый сиңа хәзер.

Карыйм да биектән,

Мин очарга әзер.


 

Шаурма

Күренә күземә шаурман*

Таныш ризык түгел, безгә ят.

Тәмең бик сихри, үзгә урман

Ымсындыра: “Әйдә кабып йот!”

 

Ашамас идем аны бер дә,

Тишкәли ул очлы күз белән.

Тик, сузылды ялагай кулым.

Юкса, составын аның беләм.

 

Күренми күзгә таныш ризык,

Торса үз һәм дә ят янәшә.

Нигә соң омтылабыз читкә?

Чит безне кызыктыра, дәшә.

 

*шаурман – кешене кызыктыра торган деталь


Әмирнең башка шигырьләре аның шәхси блогында.


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев