Чана шуганда
Чана шууы кызык та, тик әллә нинди хәлләр булырга да мөмкин.
Чана шуганда
Кышкы яллардан соң укулар башланды. Әмма кичләрен тау безне үзенә тартып тора шул. Беркөнне мәктәптән кайтканда, сыйныфташлар белән чана шуарга барырга сөйләштек.
– Әйдәгез, үзебез генә бармыйбыз, башка дусларны да чакырабыз, күңеллерәк тә була, – диде Алсу.
Без аның белән шунда ук риза булдык. Болай да без шактый күп идек, санап карасаң, ун кеше җыела, ә хәзер икеләтә күңелле булачак!
Мин кайтып өс киемемне салдым да, тизрәк әни янына барып, бүген дуслар белән чана шуарга барырга сөйләшүебез турында әйттем.
– Яхшы, балам, яхшы. Мин үзем дә чана шуарга бик яратам. Әле берәр көнне гаилә белән дә барырбыз, – диде әни, елмаеп. – Кая барасыгызны сөйләштегезме соң? Бик еракка бармагыз. Карап кына шуыгыз.
– Юк инде, әни. Шул ел саен шуа торган тауда шуабыз. Әле тагын безнең белән Рәнис тә, Әлмир дә бара.
– Ярый инде, алар зурлар, ышанычлы егетләр.
Курыкмыйбыз! (Роберт Миңнуллин)
Без текә тауга киттек!
Ашап алгач, мин дәресләремне әзерләдем, өйдә булган эшләрне эшләп, әнигә булыштым. Мин җыена башлагач, Алсу шалтыратты.
– Әдилә, әйдә, авылның икенче башындагы тауга барабыз.
– Белмим инде. Калганнар нәрсә дип әйтерләр соң? Ул тау текә һәм куркыныч түгелме соң?
– Юк индеее. Куркыныч түгел, карап шусаң. Хәзер мин калганнар белән дә сөйләшеп карыйм. – диде ул.
Мин килеп җиткәндә, Әлмирне күрдем, ә аның артында Инсаф белән Камил сөйләшеп торалар иде. Озакламый калганнар да килеп җитте. Шулвакыт Алсу:
– Әйдәгез, башка тауга барабыз. Икенче тауга. Анда күңеллерәк, – диде.
– Син теге текә тау турында әйтәсеңме? – дип сорады Инсаф.
– Барып карасак була, – диде Рәнис.
– Әйе, әйе. Әйдәгез. Шуып булмаса, бу тауга кире кайтырбыз.
Шуннан соң без көлешә-көлешә тауга киттек. Башта бик күңелле иде. Утырып төшеп китәсең түбәнгә кадәр. Аның рәхәтлеген сүз белән генә аңлатып та булмый. Моның өчен үзеңә шул таудан төшеп карарга кирәк!
Күңелсез хәл...
Кызып кына шуганда, күңелсез хәл булмасынмы! Алсу, Камил, Сәйдә бер чанага утырып төшеп барган вакытта, чаналары нәрсәгәдер эләгеп тегеләрне әйләндереп каплады. Без тизрәк алар янына йөгердек. Карасак, кызларга, бәхеткә, берни дә булмаган, ә менә Камилнең уң яңагы сыдырылган, маңгае да шешеп чыккан. Егетләр аны тиз генә торгыздылар. Камил үзе хәлем әйбәт, диде. Егет кеше сынатамы соң? Камил инде бигрәк тә! Шулай да, без инде бүтән шумадык, өйләргә кайтып киттек. Ә Камил берничә көн мәктәпкә килә алмады...
Әдилә Мингарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 8нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев