Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Азат уянды (ахыры)

Әмир Фәрхуллинның яңа әсәре.

Әсәрнең башы ► http://chelny-rt.ru/blog/shkhsi-bloglar/azat-uiandy

Шулчак, ишектән әтисе һәм әнисе кайтып керделәр. Әнисе ишектән керүгә үк:

-              Әй, улым Азат әйбәт кенә тордыгызмы энең белән? Менә безнең дә юллар уңды бүген. Эшләр тиз тәмамланды.

“Эх, минем генә өйдә хәлләрем әйбәт булмады” – дип әйтергә теләсә дә, ул башкача җавап бирде:

-              Бөтен нәрсә тәртиптә әни. Әтигә малларны ашатасы – эчертәсе дә юк хәтта. Эшләдем, тик тиресләрен алмадым.

-              Ярар, улым үзем эшләрмен калганын. Хәзер ашап алам да, – диде әтисе.

  Азат әти-әнисенә телефоннар һәм бармагы турында әйтмәде. Әнисе генә телефоннан шалтыратканга җавап бирмәгәненә генә әйтеп алды малайга. Алар кайтканда, бераз гына соң булса да, әле туган көнгә соңарып барырга да була иде . Ул энесен караватына урнаштыргач әнисеннән сорап карарга  булды.

-              Әни, бүген Данилның туган көне икән. Ул мине һәм башкаларны өенә чакырган. Бераз соңрак инде, әллә шулай да барып караргамы?

-              Бар, улым, чакырган җиргә бар. Тик дәресләрне әзерләмәдең бит син, кайткач соң була бит.

-              Әле кайткач өлгерермен, – диде дә Азат бик тиз генә өстен алмашып Данилларга барырга булды. Өйләренең ишегеннән чыгуы булды, Актүш килеп “Барма инде”, - дигән сыман аягына сырпаланды. Малай этне үзе белән бу юлы ияртмәскә булды. Капканы сак кына ачып чыгып китте. Актүш чинап та карады, капкага алгы тәпиләрен терәп сикереп тә чыкмакчы булды, әмма Азат борылмады. Ул ашыга янәсе. Аның этне сыйпап торырга вакыты да, теләге дә юк иде. Капкадан ераклашкан саен этнең ялварып чыелдаган тавышы ишетелеп торды. Азат үзләренең чатыннан кызу-кызу атлап борылыш ясап, зур урам юлына борылды. Юл тигез түгел, машина тәгәрмәче эзләре буенча атлап китте. Арттан котырып чапкан машина тавышлары килә башлады. Малай гаҗәпләнеп артына борылып карады. Алар кара төстә һәм икәү икән. Күрше авылдан килә торган юлдан менеп киләләр. Икесе дә бик кызу тизлек белән. Берсе икенчесен узарга тели. “Мин туган көнгә ашыгам, болар кая ашыга икән”, - дип уйлады Азат. Шулчак аларның чатыннан Актүш атылып килеп чыкты. Ничек чыккандыр ул биек капка аша, ләкин эт авыл урамында кызу итеп чабышучы машиналар якынлашканын күреп тагын да кызурак тизлек белән Азат янына якынлаша башлады. Нәрсә уйларга да белмәде Азат, ә этләре нәрсәдер эшләргә җыена иде. Икенче кара төстәге арттагы машина ничектер кар көртләренә карамыйча беренче машинаны куып җитеп узып китәргә якынлашты, шул мизгелдә аның өчен дә куркыныч янаячагы малайга аңлашылды. Бу ике машинадагы кешеләргә юлдан баручы малай түгел, ә узышулары мөһимрәк иде. Азатка бу мизгелдә нәрсәдер эшләргә кирәк иде, чөнки арттагы узарга теләгән машина нәкъ менә Азат янына таба якынаеп шул җирдә узмакчы була. Азат өчен көтелмәгән хәл, бик тиз генә нәрсәдер эшләргә кирәк. Ничек инде авыл урамында шундый зур тизлек белән узышырга була? Моңынчы малайның үзләренең авылында болай итеп котырып очып килгән машинаны күргәне юк иде. Ул кар көртләренә сикереп менәргә теләде, әмма анда биек. Шуннан куллары белән тотынып текә көрткә менәргә чамалады, бер аягын менгезде. Шул мизгелдә, икенче машина беренчесен нәкъ малай турында әйләнеп узарга җыенганда аның каршына Актүш килеп җитеп машинаның каршысына атылды. Азат бары тик кар көртенә икенче аягын күтәреп калганда Актүшнең бик каты чыйнавы һәм машинаның әллә кайсы төшенә бәрелгән тавышы гына ишетелде. Күпмедер секунд эчендә Азат кире борылып караганда, теге машиналарның икесе дә котырып очып китеп баралар, ә Актүш юлда малай басып торган турда аста ята. Азатка бик авыр иде бу минутта. Аның авызыннан бары тик “Актүш”, - дигән кычкыру авазы гына чыгарга өлгерде. Малай эт янына сикереп төшкәндә, аның аяклары калтырый башлады. Азат елап җибәрде һәм этен кочаклады. Ул аны күтәрергә уйлады. Ләкин дүрт аяклы, ак түшле, бик матур койрыклы дусты авыр. Ниндидер могҗиза белән исән, ләкин аякларына баса алмый. Азат өйләренә кайтып чана алып килде. Әтисе – әнисе ярдәме белән этне чанага салып алып кайттылар. Әнисе, кайчандыр кечкенә чагында бер этне шулай дәвалаган бар иде дип, этне лапас артындагы янып торучы тирес эченә куеп торырга тәкъдим итте. Чыннан да, лапас артындагы өелгән тиреснең уртада янып торучы өлеше бик җылы хәтта кайнар иде. Этне алар шунда куеп, өстенә одеял алып чыгып капладылар. Бүтәнчә эткә ярдәм итеп булмый иде.

Азат, шулай итеп туган көн кичәсенә бармады. Дәресләрдә бирелгән өй эшләрен караштыра башлады. Аның күңеле һаман үз урынында түгел. Ул үзен нәрсәнедер дөрес эшләмәдем дип битәрли. Актүшне бик нык кызганды ул. Һәр ярты сәгать саен якты фонарь алып чыгып Актүшен барлады. Актүш ашамый да, эчми дә, тик әкрен генә шыңшып үз-үзен ялап ятты да, ятты. Гәүдәсе калтыранса да, аңа тирес эчендә җылы иде.

Икенче көнне мәктәптә Фәнүсә Азатка үпкәләгән кебек эндәшмичә йөрде. Тик сөйләшү барыбер булды. Фәнүсә беренче булып башлады.

-              Азат, нигә син минем язган СМСларны игноришь?

-              Фәнүсә, кичә минем белән әллә нәрсәләр булып бетте.

-              Ә нигә язмадың соң?

-              Телефоным ватылды.

-              Дүртесе дәме?

-              Әйе.

-              Ялганлама инде, ничек дүрт телефон берьюлы ватыла ала соң ул? Өстәвенә Данилның туган көненә дә килмәдең.

-              Сәбәпләр килеп чыкты. Үпкәләмә инде, Фәнүсә.

-              Минем сиңа әйтәсе тагын бер сүзем бар иде.

-              Нинди?

-              Бигрәк күп сөйләшәсең син.

Фәнүсә көлеп куйды.

-              Шушыны әйтәсе идеңме?

-              Озакламый без авылдан күченеп китәбез, гелгә.

-              Ярар, куркытма, кайткаларсың әле. Тукта әле, нәрсә дисең? Экзамен бирәсе вакыт җитеп килә бит. Ничек инде күченеп китәсез?

-              Менә шулай инде, бер атнадан мин әти – әни белән бергә Казанга күченеп китәбез.

Азат сүзсез калды. Нәрсә әйтергә дә белмәде.

Фәнүсәләр, бер атнадан соң, чыннан да бу авылдан күченеп киттеләр. Азатның соңгы вакытта характеры үзгәрде. Ул телефонсыз яшәргә өйрәнде. Ул салмакланды һәм йокысы килми башлады. Актүш исемле этләре ике атна чамасы тирес эчендә ашамыйча - эчмичә ятканнан соң, терелде. Бу бик гаҗәп иде. Фәнүсәдән хәбәрләрне аңа классташлары җиткереп торды. Көннәрдән беркөнне Азатка әти – әнисе яңа телефон алып бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев