Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниләрдән сабыр зат юк

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларыннан шигъри тәлгәшләр.

Әнием
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әни тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята? 
Иң соңлап әни ята. 
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Вахитова Айгөл

Әнием
Әнием син бәхетле
Без булганга дөньяда.
Бергәләшеп, шатланып,
Яшибез бер ояда.

Әнием, без бәхетле
Гаиләдә син булганга.
Тәмле ашлар пешереп,
Безне сөеп торганга.
Ситдиков Әмир

Әни
Иң газиз кешедер ул,
Әлбәттә, минем әни.
Гаиләдә төп таяныч,
Әлбәттә, минем әти.
Икесен дә бик яратам –
Кадерле кешеләрем.
Аларны сөендерә
Бар башкарган эшләрем.
Камил Рамазанов

Әниләргә мактау
Әниләрдән сабыр зат юк,
Алар – дөнья тоткасы.
Гаиләбезнең иң кыйммәтле
Затлы алтын алкасы.
Әнием, син – минем кояш,
Төнге айның яктысы.
Аллаһымның миңа биргән.
Бүләкнең иң яхшысы.
Башаров Раяз

Әнием
Минем әнинең исемен
Айгөл дип кушкан әби.
Төнлә дә нур балкый аннан,
Иң якын кешем әни.
Ул кояштыр, без гөлләрне
Сөеп, назлап үстерә.
Гаиләбезне нурга күмеп,
Яшәр өчен көч бирә.
Зәлинә Закирова

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев