Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Җәйге десерт - карбыз торты

Аны әзерләү өчен нибары дүрт ингредиент кына кулланыла. Шуларның берсе – уртача зурлыктагы сусыл һәм хуш исле карбыз.

Тагын безгә кирәк булачак:

3 йомырка агы

100 г шикәр комы

1 чәй калагы ваниль экстракты

Десерт әзерләүне карбызны тышлыгыннан чистартудан башлыйбыз. Моның өчен карбызны ике баш-башыннан бераз кисеп алырга һәм буеннан-буена чистартып төшәргә кирәк. Чистартылган карбыздан торт формасында түгәрәк ясарга, аны кәгазь сөлге белән сөртергә һәм глазурь әзерләгәнче суыткычка куеп торырга кирәк булачак. Глазурь ясау өчен зур булмаган кәстрүлгә су салып, утка куярга һәм аның өстенә эреми торган тагын бер савыт алырга кирәк. Су мунчасында урнаштырылган мискига шикәр комы һәм йомырка агы салып, 3-4 минут эчендә болгатып торырга кирәк. Катнашмабыз бераз кайнар булырга тиеш. Глазурьны уттан алгач, ваниль экстракты салып, миксер ярдәмендә яхшылап болгатырга кирәк. Савыттан агып төшми башласа, глазурь әзер дигән сүз. Хәзер катнашмабызны карбыз өстенә сыларга һәм күңел кушканча бизәргә генә кала. Десертны ашар алдыннан бераз суыткычта тотарга онытмагыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев