Төркиядәге тоз казаны
Монда су гаять тозлы — океанга караганда ун тапкыр артык, Үле диңгезгә караганда да күбрәк.
Табигый тоз фабрикасы булган күлләр бер Россиядәге Баскынчак кына түгел, тагы да бар. Шуларның берсе — Төркиядә Анатолия яссытаулыгының урта өлешендәге Тозлы күл. Аның суы да тозлы, бөтен тирә-ягы да ап-ак тоз.
Борынгы геологик чорда, миллион еллар элек, хәзерге Төркия һәм аңа чиктәш илләр территориясе зур Тетис диңгезенең төбе булган. Тора-бара диңгез кечерәеп, аңардан Урта диңгез һәм берничә тозлы күл генә калган. Тоз күле — шуларның берсе.
Менә шуңа күрә күл суы тозлы, бөтен тирә-якта ап-ак тоз чүле җәелеп ята. Җил чыктымы, аксыл тоз бураны күтәрелә.
Ел буена нибары 180 миллиметр явым-төшем булган бу чүлдә анда-санда корышып утырган галофитлардан гайре үлән дә үсми. Туфрак уңдырышсыз. Дистәләрчә километрда монда беркем яшәми дә.
Галофитлар — тозлы туфракта үсә торган үсемлекләр. Алар тознын концентрациясе артып киткәндә дә бирешмиләр.
Су гаять тозлы — 320 промиллега җитә, океанга караганда ун тапкыр артык, Үле диңгезгә караганда да күбрәк.
Монда балык юк, әлбәттә. Яр кырыйларындагы тоз ярата торган үсемлекләр беркадәр ямь биреп тора. Монда үскән камышны җирле халык ягу өчен хәзерли, шул камыштан чыпта суга, кәрзин үрә, аны түбәгә ябалар, терлек-туарга ашаталар.
Күл өстенең аклыгы хәтта күзләрне ачыттыра. Тик анда-санда гына, кышкы елга өстендәге җылулар сыман, су өсте җилдән шадраланып куя.
Җәй ахырында бу ачык өлгеләр дә юкка чыга, күлнең өсте тоташ тоз япмасы белән каплана. Урыны-урыны белән ул ике-өч метр калынлыкта була.
Шул вакытта аны бик тиз чыгарырга керешәләр. Тозлы күл бөтен Төркияне тоз белән тәэмин итә. Аны бик гади ысул белән чыгаралар, дөяләргә, автомашинага төяп ташыйлар.
А.П.Мурановның «Планетаның зәңгәр күзләре» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев